Главная | Регистрация | Вход Суббота, 27.04.2024, 10:14

...

Меню сайта
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

Тесты

Главная » Тесты » 9нчы сыйныф (рус төркеме) » 2нче вариант (А биремнәре)

2нче вариант (А биремнәре)

Прочитайте текст. Определите,какие из приведённых утверждений соответствуют содержанию текста 1-туры килә, какие не соответствуют 2-туры килми, о чём в тексте не сказано 3-текстта әйтелми.

Көннәр җылынды . Агачлар яфрак яра башладылар. Безнең бакча янындагы урманга иң беренче булып кара каргалар кайтты. Алар үзләренең тавышлары белән тирә-якны шау-шуга күмделәр. Агач башларына оялар ясадылар. Бер генә дә тик тормыйлар. Берсе чыбык-чыбык ташый, икенчесе ул чыбыкларны бик оста итеп тезеп куя бара. Кайвакытларда талашып та китәләр я, барысы да берьюлы гөрләшеп, һавага күтәреләләр. Бер караганда, бу кара каргалар ничектер безгә охшаганнар. Без дә шулай бит, кара каргалар шикелле, бу бакчага шау-шу китердек. Каргалар оя корган кебек, без дә еллар буе кешесез калган йортларны төзәтергә тырыштык. Тукта әле, искә төште: безне Галимҗан бабай юкка гына каргалар дип әйтмәгән. Чыннан да, без шул тынгысыз каргалар шикеллерәк бит.... Иртәнге вакыт иде. Бүген – ял көне, ашыгасы юк. Гариф үз урыныннан әкрен генә торды да тәрәзә янына килеп басты һәм кинәт: - Малалайлар, торыгыз әле, тор! – дип кычкырды. Без, сикереп торып, тәрәзәгәг карадык. Безнең бакчабыз ап-ак чәчәккә күмелгән иде... (Нәби Дәүлидән)


В тесте разрешено выбирать только один ответ.
Вопросов в тесте: 11.

Поиск
Друзья сайта
Наш сертификат
Наши награды
Belem.ru

Copyright MyCorp © 2024