Главная | Регистрация | Вход | RSSПонедельник, 11.12.2017, 06:36

...

Меню сайта
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

Төп бит

 

 

25 нче февральдә 7 нче гимназиядә Халыкара туган тел көне кысаларында “Грамоталы язу” дәресе уздырылды. 8-11 нче сыйныф укучылары “Бердәм диктант – 2017” яздылар.

 

 

 

22 нче февральдә 7 нче гимназиянең актлар залында 3-4 нче сыйныфлар өчен ГБУК РТ «Татаркино» Бөгелмә филиалы тарафыннан “Егет сүзе бер була” (“Дал слово – выполняй”) фильмы күрсәтелде.

 

 

 

 

Халыкара туган тел көне

21 нче февральдә 7 нче гимназиядә Халыкара туган тел көненә багышланган “Туган телем – иркә гөлем” исеме астында әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Бу кичәдә укучылар төрле телләрдә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, уеннар уйнадылар, презентация карадылар. “Татар халык мәкальләренең ахырын тап” бәйгесе балаларга аеруча ошады. Кичә бик җанлы үтте.

 

 

 

  15 нче февральдә 7 нче гимназия шагыйрь, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең туган көнен зурлап билгеләп үтте. Бу көнне 6 нчы В сыйныфы укучылары “Гомерем минем моңлы бер җыр иде" дигән әдәби-музыкаль кичәгә җыелдылар. Кичә шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган бай эчтәлекле презентация белән башланып китте. Укучылар ике командага бүленеп, шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча тапкырлыкта-зирәклектә көч сынаштылар, үзләре төзеп килгән ребуслар һәм кроссвордларны чиштеләр. Кичә бик кызыклы үтте.

 

 

 

9 нчы февральдә Татарстанның халык язучысы, шагыйрь, драматург Фәнис Яруллинның тууына 79 ел булды. Туган тел айлыгы уңаеннан 7 нче гимназиядә әдипнең тормыш юлына һәм киңкырлы иҗатына багышланган тематик дәресләр үткәрелде. Укучылар аның иҗатының бөеклегенә инандылар, шигырьләрен яттан сөйләделәр. Ф.Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты буенча кроссвордлар, ребуслар төзеделәр. Аның тормыш девизы, ихтыяр көче укучылар өчен киләчәктә үрнәк булыр.

 

 

 

 

 

 

19 нчы сентябрь көнне  Бөгелмә шәһәренең 3 нче мәктәп бинасында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының муниципаль методик берләшмә утырышы булып узды. Бу утырышта милли мәгариф буенча методист Фәүзия Таһир кызы Мәхмүтова 2015-2016 нчы уку елының нәтиҗәләре буенча чыгыш ясады. 2016-2017 нче уку елына куелган бурычлар белән таныштырды һәм барлык укытучыларга эшләрендә 

уңышлар теләде.

 

 

 

 

 

 

 

 

16 нчы сентябрь көнне  Бөгелмә шәһәренең 3 нче урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының һәм дәреслекләр авторы Р.З.Хәйдәрова белән берлектә “Гамәлдәге дәреслекләр һәм алар белән эшләү методикасы” темасына семинар-практикум булып узды. Әлеге семинарда ФДББС буенча дәрес фрагментлары һәм Роза Зәки кызының методик киңәшләре тәкъдим ителде.

 

 

 

 

 

Хөрмәтле укучылар! Барыгызны да Белем көне белән котлыйбыз!

        Уку елы сезгә һәрчак

        Бары уңыш китерсен,

        Диктантлар "биш”кә язылсын,

        Мәсьәләләр чишелсен

        Мәктәптә күңелле булсын,

        Дәресләр җиңел үтсен.

        Һәм сезнең өчен ачылсын

        Бар могҗизасы җирнең.


 








 

Поиск
Календарь
«  Декабрь 2017  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Архив записей
Друзья сайта
Наш сертификат
Наши награды
Belem.ru

Copyright MyCorp © 2017