Главная | Регистрация | Вход Суббота, 27.04.2024, 15:31

...

Меню сайта
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

Тесты

Главная » Тесты » 9нчы сыйныф (рус төркеме) » 1нче вариант (А биремнәре)

1нче вариант (А биремнәре)

Прочитайте текст. Определите,какие из приведённых утверждений соответствуют содержанию текста 1-туры килә, какие не соответствуют 2-туры килми, о чём в тексте не сказано 3-текстта әйтелми.

Татар халкының иң яраткан бәйрәме – Сабан туе. Ул, гадәттә, язгы эшләр тәмамлангач, июнь аенда үткәрелә. Сабан туе Идел буенда яшәүче барлык милләтләрнең дә уртак бәйрәменә әйләнде. Анда татар халкы белән бергә башка халыклар да катнаша. Бәйрәмне үткәрү өчен, тигез һәм уңайлы урын сайлана. Бу урын мәйдан дип атала. Авыл халкы һәм кунаклар, бәйрәмчә киенеп, мәйданга киләләр.

Сабан туенда иң зур ярыш – көрәш. Татар көрәшендә сөлге тотып көрәшәләр. Көрәшне малайлар башлап җибәрәләр. Аннары мәйданда, чиратлашып, яшүсмерләр, егетләр, урта яшьләрдәге ирләр көрәшә. Көндәшен аркасына яткырган кеше җиңә. Көрәштә батыр калучыга тәкә һәм кыйммәтле бүләк бирәләр.

Сабан туенда икенче зур ярыш – ат чабышы. Атлар 5-8 километр ераклыктан мәйданга чабып киләләр. Иң зур бүләкләрнең берсе ат чабышында җиңүчегә бирелә.

Мәйданда төрле халык уеннары – чүлмәк вату, капчык белән сугышу, капчык киеп йөгерү һәм спорт ярышлары уздырыла. Бәйрәмдә артистлар да чыгыш ясыйлар, җырлыйлар, бииләр, шигырь сөйлиләр. Балалар да күңел ачалар, төрле уеннарда катнашалар.

Сабан туе – шатлыклы һәм күңелле бәйрәм.


В тесте разрешено выбирать только один ответ.
Вопросов в тесте: 10.

Поиск
Друзья сайта
Наш сертификат
Наши награды
Belem.ru

Copyright MyCorp © 2024