Главная | Регистрация | Вход Суббота, 27.04.2024, 10:26

...

Меню сайта
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

Тесты

Главная » Тесты » 9нчы сыйныф (рус төркеме) » 4нче вариант (А биремнәре)

4нче вариант (А биремнәре)

Прочитайте текст. Определите,какие из приведённых утверждений соответствуют содержанию текста 1-туры килә, какие не соответствуют 2-туры килми, о чём в тексте не сказано 3-текстта әйтелми.

Татарстанның табигате матур, бай, серле һәм төрле. Калын урманнар да, тигез далалар да бар анда. Урманнарда төрле агачалар үсә. Алар арасында наратлар, имәннәр, каеннар, чыршылар бар. Урманнарда пошилар, аю, бүре, бурсыклар очратасың. Кызыл тунлы төлкеләр, куркак куяннар да бар. Татарстан Республикасын “дүрт елга иле” дип йөрткәннәр. Аның аша Идел, Кама, Нократ, Агыйдел елгалары ага. Кечкенә елгалар, күлләр дә күп анда. Татарстанның климаты уртача. Кышлары артык салкын түгел, ә җәйләре артык эссе булмый. Бай табигате, йомшак һавасы иген үстерергә, терлек үрчетергә уңайлы. Киң болыннарында аллы-гөлле чәчәкләр, шифалы үләннәр үсә. Татарстан кырларында бодай, кукуруз, борчак, чөгендер үстерәләр. Идел һәм Кама елгалары буенда кура җиләге, чия, алма, чикләвек өлгерә. Чиста табигать – сәламәтлек нигезе. Шуңа күрә аны чиста тотарга кирәк. Табигатьне саклау – Ватанны саклау дигән сүз ул. (“Ватаным Татарстан” китабыннан)


В тесте разрешено выбирать только один ответ.
Вопросов в тесте: 11.

Поиск
Друзья сайта
Наш сертификат
Наши награды
Belem.ru

Copyright MyCorp © 2024