Кыш килде, һәм урамнарны кар күмде. Бакчаларга кар тулды, агачалр ак “чәчәк” аттылар. Рәшитнең әнисенә эш артты. Ул тротуар чистартырга урамга чыкты. Рәшит тә үзе кебек кечкенә көрәк алды да кар көри башлады. Көрәге аның фанердан эшләнгән – җиңел. Әй, рәхәт тә соң кышкы саф һавада кар көрәве! Эш һәм кыш Рәшитнең битен алма кебек кызарткан. Тротуардан кешеләр йөреп тора, берәүләр – бу якка, икенчеләре теге якка баралар. Барысы да ашыгалар, кайберләре хәтта көрәккә дә басып узалар. Башта Рәшит аларга игътибар итмәде, эшендә булды. Менә бервакыт Рәшит көрәген күтәрә алмады. Караса, бер абый көрәгенә баскан. Ул, уйлап тормыйча: “Йөрмәгез әле эш вакытында аяк астында чуалып!” – дип кычкырып җибәрде. Абый дигәне бабай булып чакты. Бабай бер генә сүз әйтте: “Ай-һай!...” Әйтте дә китеп тә барды, ә бабайның таягы Рәшитнең башына суккан кебек булды. Эш беткәч тә, ул сүз Рәшитнең колагында яңгырап торды. “Әни, нәрсә дигән сүз ул “ай-һай?” – дип сорады. Әнисе уйлап торды да болай диде: “Ай-һай”мы? Син, малай, эш яратасың икән – әйбәт! Әниеңә булышуың да матур! Тик олыларга тупас сүз әйтү әйбәт түгел дигән сүз ул “ай-һай”. (Абдулла Әхмәттән)