Главная | Регистрация | Вход | RSSСуббота, 20.04.2024, 02:34

...

Меню сайта
Категории раздела
Мои файлы [13]
татар теле [48]
әдәбият [1]
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

Каталог файлов

Главная » Файлы » татар теле

Сыйфат дәрәҗәләрен гомумиләштереп кабатлау.
[ Скачать с сервера (47.5 Kb) ] 14.12.2011, 23:15
Садыйкова Р.Ф., 2 кв.категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысының
4нче сыйныфта үткәргән ачык дәресе
Тема : Сыйфат дәрәҗәләрен гомумиләштереп кабатлау.
Максатлар : 1)сыйфатның барлык дәрәҗәләрен дә гомумиләштереп кабатлау;
2)алган белемнәрне биремнәр өстендә ныгыту;
3)әниләргә карата хөрмәтләү хисе тәрбияләү.
Җиһазлау : дәреслек, таблица, ромашка рәсеме, тактада беркетелгән язулар, карточкалар, кроссворд

I.Оештыру өлеше
- Исәнмесез,укучылар.
- Хәерле көн.
- Утырыгыз.
- Бүген кем дежур?
- Бүген ничәнче число?
- Атнаның кайсы көне?
- Елның кайсы вакыты?(кыш)
- Кыш көне көннәр нинди була?(суык, җилле)
- Бүген көн нинди?(суык)
- Ә кичә көн нинди иде?(суыграк)
- Кыш көне көннәр тагы нинди була?(бик суык)

II.Үткән дәрес темасын искә төшерү
- Суык, суыграк, бик суык – сүзләре нинди сорауга җавап бирә? (нинди?)
- Нинди соравына нинди сүз төркеме җавап бирә?(сыйфат)
- Дөрес, сыйфатның ничә дәрәҗәсен беләсез? (4, гади, чагыштыру, артыклык, кимлек)

III.Төп өлеш
Бүген без дәрестә сыйфатның 4 дәрәҗәсен дә кабатларбыз. Кабатлаган-нарны ныгыту өчен биремнәр эшләрбез.
Дәрестә “Ромашка” уены уйнаячакбыз. Ромашка таҗларында саннар язылган, тәртип буенча алып биремне укырбыз һәм эшләрбез.
Әйдәгез ромашканың 1нче таҗын алыйк.
1нче бирем(Тактада исемнәр(сущ.) бирелгән,аларга туры килгән сыйфатларны языгыз)
Бала(чибәр бала)
Көн(озын көн)
Лимон(ачы лимон)
Малай(тырыш малай)
Укучы(тәртипле укучы)
Болыт(соры болыт)
Кар(ак кар)
Суган(ачы суган)


Нәтиҗә
- Бу сыйфатның нинди дәрәҗәсе? (гади)
- Гади дәрәҗә нәрсәне белдерә? (предметның гадәти билгесен)

2нче бирем (Бирелгән сыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсендә яз.1-2 җөмлә төзе) 1 укучы такта янында эшли.
Җылы(җылырак), күңелле(күңеллерәк), зәңгәр(зәңгәррәк), озын(озынрак), якты(яктырак), зур(зуррак), кечкенә(кечкенәрәк), баллы(баллырак)
Нәтиҗә
- Бу сыйфатның нинди дәрәҗәсе? (чагыштыру)
- Нинди кушымчалар ярдәмендә ясала? (-рак/-рәк)

3нче бирем (Дәреслектәге 190 нчы күнегүне эшләгез. Китапта бирем: бирелгән сыйфатларның кимлек дәрәҗәсен языгыз)
Кызыл-кызгылт, яшел-яшкелт, күк-күксел, әче-әчкелт, сары-саргылт, кара-карасу, зәңгәр-зәңгәрсу.
Нәтиҗә
- Бу сыйфатның нинди дәрәҗәсе? (кимлек)

IV.Өй эшен тикшерү
- Ә сезгә өй эшенә нәрсә бирелгән иде?(кимлек д. кагыйдә ятларга)
(2-3 укучыдан сорыйм)

V.Ял минуты

4нче бирем (1нче биремдәге сыйфатлар белән җөмләләр төзегез, шул ук җөмләләрне артыклык дәрәҗәсенә куегыз)
Нәтиҗә
- Артылык дәрәҗәсе ничек ясала?(1...,2...)

VI.Ныгыту
Группалы эш.
5нче бирем (Бирелгән тексттан төрле дәрәҗәдәге сыйфатларны тап, астына сыз)
Кышның бик матур көне. Ак күбәләктәй карлар җир өстенә куналар.Зәп-зәнгәр күк йөзен болыт каплап ала. Кар балаларның алсу битләренә, кара керфекләренә куна.Ә чана шуучы балалар шуңа куана.
Нәтиҗә(...)

6нчы бирем(Сыйфат д. таблица буенча билгелә)
Матур
Тәртиплерәк
Аксыл
Бик зур
Алсу
Түгәрәк
Ачы
Кып-кызыл
Тозлырак

ГАДИ 1
ЧАГЫШТЫРУ 2
АРТЫКЛЫК 3
КИМЛЕК 4

Нәтиҗә(...)

7нче бирем(Кроссворд)









1)Сыйфат д., кушымчасы юк.
2)-рак/-рәк кушымчасы ярдәмендә ясала
3)-сыл/-сел ,-гылт/-гелт,-су кушымчалары ярдәмендә ясала
4)бик, нык, иң сүзләре ярдәмендә ясала

VII.Йомгаклау
Шулай итеп без дәрестә сыйфат дәрәҗәләре турында сөйләштек (гади, чагыштыру, артыклык, кимлек)
Нәрсә соң ул чагыштыру дәрәҗәсе? Ничек ясала?
Мәсәлән: Апамның кулы җылы, ә әниемнеке? Әниемнеке җылырак.Чыннан да укучылар әниләрнең кулы җылы була.Күптән түгел нинди бәйрәм булып үтте?(“Әниләр бәйрәме”)
VIII.Өй эше
Әйдәгез әле яраткан әниләребез турында кечкенә хикәя язып килик(сыйфатның барлык дәрәҗәләрен дә кулланырга)
Бүген дәрестә катнашуыгыз өчен зур рәхмәт.
Билгеләр кую.
Шуның белән дәрес тәмам,сау булыгыз.
Категория: татар теле | Добавил: 0891
Просмотров: 6658 | Загрузок: 608 | Комментарии: 2 | Рейтинг: 2.2/4
Всего комментариев: 2
1 gulshat  
1

2 rita  
0
smile

Имя *:
Email *:
Код *:
Поиск
Друзья сайта
Наш сертификат
Наши награды
Belem.ru

Copyright MyCorp © 2024