Главная | Регистрация | Вход | RSSПятница, 26.04.2024, 11:28

...

Меню сайта
Категории раздела
Мои файлы [13]
татар теле [48]
әдәбият [1]
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

Каталог файлов

Главная » Файлы » татар теле

"Саннарны кабатлау" (7нче сыйныф)
[ Скачать с сервера (22.5 Kb) ] 09.10.2013, 20:52
Тема: Саннарны кабатлау
(лингвистик хоккей уены).

Максат: Укучыларның «сан» темасы буенча алган белемнәрен гомумиләштерү, фикерләү сәләтен һәм активлыкны үстерү; үзара дуслык хисләре тәрбияләү.
Дәрес тибы: белемнәрне гомумиләштереп кабатлау..
Метод: әңгәмә.
Җиһазлау: кроссворд, “Күмәк көч тау күтәрә”, “Куркак хоккей уйнамый” дигән сүзләр язылган плакатлар, карточкалар, җиңүчеләргә призлар, мультимедиа.
Дәрес барышы.
I. Оештыру моменты.
Уңай психологик халәт тудыру.
II. Белемнәрне актуальләштерү.
Укытучы сүзе:
- Укучылар, без бүген сүз төркемнәреннән саннарны өйрәнүгә йомгак ясыйбыз. Аны без уен формасында уздырабыз һәм «Лингвистик хоккей» дип атарбыз.Спортның бер төре булган хоккей уены барыгызга да билгеле. Хоккей уйнаганда көч-куәт, осталык, җитезлек, белем кирәк. Әлбәттә, хоккей уенында бер команда җиңә һәм тиешле бүләкне дә ала. Менә сезгә дә бүген бу бүләкләрне яулап алырга кирәк. Әнә алар җиңүчеләрне көтеп торалар. Уенда,гадәттәгечә, 2 команда катнаша. Аларның исемнәре һәм капкачылары була.(Сыйныфтагы укучылар 2 командага бүленәләр, капитан һәм исем сайлыйлар.) Уенда һәркемгә актив катнашырга, сорауларга тулы һәм дөрес җавап бирергә кирәк. Барлык сораулар да саннарга бәйләнгән. Сүз комментаторга бирелә.
Комментатор: Барыгызның да игътибарына! Бүген 7 сыйныфта
«Лингвистик хоккей»уздырыла.«Зирәкләр»һәм «Тапкырлар»командалары ярышачак. (Команда членнары торып басалар һәм бер-берсен сәламлиләр.)
Укытучы:
1) Хөрмәтле командалар! Хәзер мин сезгә аерым җөмләләр укыйм. Сез бу җөмләдән саннарны табарсыз һәм төркемчәсен билгеләрсез. Җавапларны язып бирерсез.
1. 9 000 000 кешедә кесә телефоны бар.
2. 50 укучыга 1 компьютер туры килә.
3.Безнең шәһәрдә 35ләп балалар бакчасы бар.
4.1939 нчы елның көзеннән мәктәпләргә яңа алфавит – кириллица кертелә башлый.
5. Районыбызда 27ләп китапханә эшләп килә.

2) Өй эшләре тикшерелә. (Өйдә, саннар кертеп, кызыклы хикәя төзеп килергә бирелгән иде.)
3) Саннар кергән шигырьләр уку(һәр команда 2 номер).
4) Капитаннар ярышы. Карточкаларда сораулар язылган.
• Нинди сүз төркеме сан дип атала?
• Сан белән ачыкланган исем ничек дип атала?
• Саннар, мәгънәләренә карап,ничә төркемчәгә бүленә һәм алар ниндиләр?
• Ясалышлары буенча саннар ниндиләр була?
• Сан җөмләдә күбрәк нинди җөмлә кисәге булып килә?
• «7 көн»дигәнне нинди синоним белән алыштырырга була?
Команда членнарына эш:
Биткә язылган саннарны сүзләр белән дөрес итеп язарга.
1 команда. 2 команда.
16 28
1050 2060
3-4 5-6
994 986

5) Слайдтагы шигырь юлларын уку.
Юл чатында ялгыз гына
Үсеп утыра бер карт имән.
Тирә-ягы яшел чирәм,
Ботаклары җиргә тигән.
Меҗң ел элек кемдер монда
Җир казыган, тир тамызган.
Һәм беренче кат имәннең
Яшәү иртәсен кабызган.
(М. Җәлил “Имән”)
Командалар саннарга морфологик анализ ясыйлар һәм алмашып тикшерәләр. Слайдтагы җаваплар белән чагыштыралар.
6) Командаларның бер-берсенә «Һөҗүме». Саннар кергән мәкальләр әйтешү. (Кайсы команда тизрәк һәм күбрәк әйтә).
7) Комментатор. Хәзер капкачыларга «Һөҗүм» башлана.Аларга бик кыенга туры килер.Әйдәгез, карыйк әле, ничек сакланырлар икән? (1 нче команда членнары 2 нче команданың капкачысына саннар кергэн табышмаклар әйтә һәм киресенчә. Һәр капкачыга бишәр табышмак.)
8) Конкурс-эстафета.
Кем саннар кергэн әсәр исемен күбрәк белә? Ш.Йомгаклау.
Җиңүче команда билгеләнә. Бүләкләр тапшырыла.Журналга билгеләр
куела.
IV.Өй эше.
Саннар белән ребус төзергә.
Категория: татар теле | Добавил: АльфияДамировна
Просмотров: 2863 | Загрузок: 746 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 3.0/4
Всего комментариев: 1
1 rita  
0
v

Имя *:
Email *:
Код *:
Поиск
Друзья сайта
Наш сертификат
Наши награды
Belem.ru

Copyright MyCorp © 2024