Главная | Регистрация | Вход | RSSСреда, 01.05.2024, 00:11

...

Меню сайта
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

Блог

Главная » 2011 » Декабрь » 4 » Туган телем - татар тле
14:51
Туган телем - татар тле

Туган телебез - татар теле, зур тарихлы, бай, җырлы, моңлы тел! Туган тел! Һәркем өчен дә газиз бу сүз. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә чагыштырып булмый торган әни, әти, туган ил сүзләрен туган телдә әйтәбез.Туган йортыбызның, туган авылыбызның, туган илебезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Безне серле хыял иленә алып кергән әкиятләрне, тапкыр һәм җор телле булырга өйрәткән табышмак һәм мәкальләрне,  моңлы һәм хисле иткән җырларны туган телдә ишетәбез.

Мин русча да укыймын,
Татарча да укыймын.
Ике телне бел
үемә
Шатланып
һич туймыймын.
К
үп телләр белгән кешенең
Бик күп була дуслары
Алар белән бергәләшеп
Күңелле уйнаулары.

                Гаффарова Лиана,

        3В сыйныфы укучысы


Татар теле - бөек тел ул!

Мин  татарча сөйләшәм.

Хәтта дус-ишләрем белән

Үз телемдә серләшәм.

Быел ГабдуллаТукайга

125 ел тула.

Аның шигырьләрен укып

Күп файда алып була.

Үземне бәхетле саныйм

Татар булганым өчен.

Үз телемдә укый алам

Бөек кешеләр эшен.

                 Бикташева Алия,

         3Б сыйныфы укучысы


 Татарстанда яшимен:
Туган тел
дә серләшәм.
Горурланып
әйтә алам:
"Мин татарча с
өйләшәм!"
Укыйм-язам
, хәтта жырлыйм
Туган илем  иркендә.
Әйдә, татар телендә сөйләшик -
Оялма, дустым, син д
ә!

                Кузнецова Регина,

             3А сыйныфы укучысы


 Татар телем - әнкәм теле
Өйрәтә мине күпкә.
Үз телемдә укый белгәч,
Сөенәм мин, әлбәттә.
Моңлы җырларын сузамын
Иртәләрен-кичләрен.
Синсез калсам,туган телем,
Белмим инде – нишләрмен?

              Шарипов Руслан,

          сыйныфы укучысы.


 Мин татарча сөйләшәм

Мин йөримен урыс мәктәбенә

Бөтен фәннәр безнең урысча.

Дус-ишләрем белән дәрес беткәч,

Мин сөйләшәм фәкать татарча.

Бу тел белән Тукай мәңгеләшкән,

Җәлил дошманнарны кыйраткан

Шушы бөек җаннар татар булгач,

Ничек сөйләшмисең татарча?!  

                      Ситдикова Лилия,

                3А сыйныфы укучысы.


 Мин татар телен яратам

Әткәм, әнкәм, әби, бабай

Мин чын татар баласы

Туган телне яратканга

Килә шигырь язасы.

Русча да әйбәт беләм,

Туган телне яратам

Татар телен хөрмәт итәм,

Аның өчен җан атам.

Туган телне яратканга

Бер шигырь бүләк итәм,

Безне табып үстергәнгә.

Зур рәхмәт, әткәм-әнкәм!

               Галимова Лилия,

  3В сыйныфы укучысы.

 

 

 

 


 

 

 

 

Просмотров: 2498 | Добавил: gulshat | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Поиск
Календарь
«  Декабрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Архив записей
Друзья сайта
Наш сертификат
Наши награды
Belem.ru

Copyright MyCorp © 2024