Главная | Регистрация | Вход | RSSСреда, 01.05.2024, 07:06

...

Меню сайта
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

Блог

Главная » 2011 » Декабрь » 4 » Туган җирем – гөлбакчам
21:22
Туган җирем – гөлбакчам

7нче гимназиянең 3нче А сыйныфы укучысы

Талипова Айгөлнең иҗади эше.


"Дустыннан аерылган җиде ел елар,

Иленнән аерылган гомер буе елар.”

Татар  халык мәкале.

Туган җир – үзеңнең туган нигезең, гөлбакчаң ул. Авылы, көтүлекләре, чишмәләре, болыннары йөрәккә якын булган җир, туган Татарстаныбыз ул.

Һәрбер кешенең үз туган җире, туган авылы, туган шәһәре, туган йорты була. Минем туган җирем – Бөгелмә шәһәре. Үземнең туган шәһәремне, туган йортымны бик яратам. Кунакка китсәм аны сагынам, аның турында уйлыйм, күңелем гел туган йортыма тартыла.

Мин әле Шөгерне дә үземнең туган җирем дип йөртәм. Анда минем әбием яши, минем шунда телем ачылган. Бәйрәмнәрдә, җәйге айларда вакытымны шунда уздырам. Шөгернең табигате бик матур: андагы аллы-гөлле чәчәкләр үскән болыннар, мәһабәт таулар, ямь-яшел наратлыклар, каенлыклар, мул сулы Шөгер елгасы мине үзенә гашыйк итә. Шөгердә безнең бакчабыз да бар әле. Язын шаулап чәчәк аткан алмагачы да, "мине өзеп ал” дип торучы карлыган-чияләре дә, "мине эзләп тап” дип шаяручы  җиләкләре дә үсә анда. Мин һәрвакыт әбиемнең ярдәмчесе: без аның белән берсеннән-берсе матур гөлләр утыртабыз, аларга сулар сибәбез, бакчаны чиста итеп тәрбияләп тотарга тырышабыз. Кешеләр үтеп киткәндә безнең гөлбакчабызга карап сокланалар.

Туган җирне, туган якны ярату, сагыну тойгысын кеше җыр-моңнары  аша белдерә. Әнием кечкенәдән үк "Бишек җыры”, "Туган тел” җырларын  көйләп, минем күңелемдә дә туган җиргә мәхәббәт уяткан. Бу тойгы мин үскән саен үсә, көчәя, байый бара.

                                       Бөгелмәм, туган калам!

                                        Синнән гел илһам алам,

                                        Сиңа атап җыр язам,

                       Мин синең назлы балаң.

Туган илендә яшәмәгән кеше – ялгыз, бәхетсез буладыр ул. Дусларым! Үз йортыгызны, туган җирегезне, туган илегезне  онытмагыз! Аны чиста, пөхтә итеп саклагыз, яратыгыз! Шул вакытта гына күкләрнең зәңгәрлеген, һаваның сафлыгын, тирә-юньнең гүзәллеген тоярсыз!


Просмотров: 1579 | Добавил: gulshat | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 1
1 0891  
0

Имя *:
Email *:
Код *:
Поиск
Календарь
«  Декабрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Архив записей
Друзья сайта
Наш сертификат
Наши награды
Belem.ru

Copyright MyCorp © 2024