Главная | Регистрация | Вход | RSSСреда, 24.04.2024, 13:17

...

Меню сайта
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

Блог

Главная » 2015 » Март » 4 » Ситдикова Лилиянең шигырьләре
14:23
Ситдикова Лилиянең шигырьләре

  Татар теле-бөек тел ул!                               Мин  сөйләшәм татарча

Татар теле-бөек тел ул!

Мин  татарча сөйләшәм.                           Мин йөримен  урыс  мәктәбенә

Хәтта дус-ишләрем белән                         Бөтен фәннәр безнең урысча.

Үз телемдә серләшәм.                               Дус-ишләрем белән дәрес беткәч,

Быел ГабдуллаТукайга                             Мин сөйләшәм фәкать татарча.

125 ел тула.                                                Бу тел белән Тукай мәңгеләшкән

Аның шигырьләрен укып                        Җәлил дошманнарны кыйраткан            

Күп файда алып була.                              Шушы бөек җаннар татар булгач

Үземне бәхетле саныйм                          Ничек сөйләшмисең татарча?!

Татар булганым өчен.         

Үз телемдә укый алам                                                     

Бөек кешеләр эшен.                                                         

                 

Газизем бәйрәмендә.(2011 нче ел)
Иртән торам,карыйм тәрәзәгә:
Кояш балкый миңа елмаеп.
Сикереп тордым,урыннарны җыйдым
Әлегә зур эшләр эшләп булмый,юк гаеп
Шунда әни сүзгә килә:

- Кызым, син дә үсеп җиттең ,
Кулга эш тә эләкми,

бик сөенәбез-
Бигрәк рәхмәтле сиңа без.
Миңа шулчак рәхәт булып китте
Әнинең бу мактау сүзеннән
Шатлыгымнан кочып,үбеп алдым.
Апаемның  мин күзеннән.

                                                 

Укытучы.                                                                    

 

Укытучы!Нинди кирәк һөнәр!                                            

Ул бит безгә белем бирә.                                                      

Яхшы юлдан атлар өчен,                                                       

Дөрес юнәлеш бирә.                                                              

 

Укытучы! Нинди җаваплы һөнәр!                                      

Ул бит безгә акыл бирә.                                                        

Тормышта без югалмас өчен,                                              

Безгә күп көчен бирә.                                                           

                                                                              

Укыту эше!Нинди авыр хезмәт!

Укытырга зур түземлек кирәк.

Безне түзгән өчен,белем биргән өчен,

Укытучыга зур рәхмәт!

                                         

 

 

Укытучыма.(Гөлнара Рәмис кызына багышлыйм)

Көн дә мәктәпкә барам мин,

Барасым килеп кенә.

Укытучым килеп керә,

Елмаеп,көлеп кенә.

Мең сорауга җавап таба,

Җырларга да өйрәтә.

Безгә уңыш юлдаш булса,

Сөенә икеләтә.

                                  

Әниләр бәйрәменә”багышланган шигырь

Әнием-тәрбияче

Менә әни эштән кайтты.

Йөгереп чыктым каршы

“Кызым,мин бик арыдым,

тизрәк чәйне куйчы.”

Мин тиз генә чәйне куйдым

Әни йөри табын әзерләп.

Бераздан ул кайнап чыкты

Гүя безне чәйгә чакырып.

Күрәм,әни эштән арып кайткан.

Аның эше дә бик авыр.

Тәрбияче булып эшли ул

Шуңа түзем һәм сабыр.

Без әнине бик тә яратабыз,

Зурлыйбыз һәм хөрмәт итәбез.

Авырма әни,исән-сау бул,

Мәңге яшә,озын гомерле бул.

 

 

 

Яңа елда туган көнем

Бүген ике бәйрәм минем

Берсеннән берсе матур

Беренчесе - туган көнем

Икенчесе - Яңа ел.

Беренче гыйнвар -минем туган көнем

Шушы көнне туган Яңа ел.

Яңа елны һәм мине котлап

Җыелдылар дус-туганнарым.

Минем бүген унбер яшем тулды,

Унбер тапкырЯңа елга кердем мин.

Алла кушса,илләр тыныч булса,

Тагын Яңа еллар күрермен.

Менә шулай һәр елны мин

Каршылыймын ике бәйрәмне

Беренчесе аның - туган көнем,

Икенчесе -Яңа ел инде.

 

 

 

Татарстан -горур һәм батыр.

Бу дөньяда бик күп илләр бар

Берсе зур,берсе бик матур.

Әнә шулар арасында,

Татарстан-горур һәм батыр.

Халкым үткән зур сынаулар,

Утта калган,ләкин янмаган

Ниләр генә кичерсә дә

Беркемгә дә ул баш имәгән.

Башка Тукай җиргә тумаган,

Җәлил дошманга баш имәгән,

Илһам кебек беркем җырламаган,

Шамкай кебек беркем көлдермәгән.

Менә шундый илдә яшим мин.

Кара алтын,икмәк илендә

Туган илем минем Татарстан

Сөйләшәм мин татар телендә.

 

                                                                     Аңлашабыз.

Туган илем- Татарстан
Туган телем – татар теле
Сөйләшсәм дә мин  һәр көнне русча
Төшләр күрәм бары тик  татарча.
 Әнә жыелганнар егет, кызлар:
Казах, татар, үзбәк һәм  кыргызлар-
Барысы да үз телендә сөйли.
Аңлашалар, чөнки алар якын дуслар.
 Читтән генә карап, тынлап торам
Кем сөйләшсә дә анлыймын мин.
Шунда миңа җиңел булып китә,

 Татар телен хөрмәт итәм мин!

 

Үлемсез шагыйрь.

Башкортостан синең туган җирең,

Милләтең синең татар.

Татар – башкорт шулай бергәләшеп

Үстергәннәр бер батыр.

Син тугансың авыр , кырыс елда,

Һөкем сөргән илдә явызлык,

Йөрәгендә көч һәм дәрман булган,

Туры юлдан алга барырлык

Еллар үткәч, Казаннарга барып

Тырыша- тырыша белем алгансың,

Ул вакытта беркем әйтә алмаган

Җиргә герой- шагыйрь туасын.

Синең гомер бигрәк кыска булган,

Язмыш шундый гомер юраган,

Дошман уты сине һәлак иткән

Тик халык сине оныта алмаган.

 

 

         Башкортостанның халык шагыйре Мостай Кәримгә багышлыйм 

Халык шагыйре

Башкортостан - нинди гүзәл җир ул.
Ага сулар, шаулый урманнар
Шушы матур, гүзәл табигатьтә
 Кызлар һәм егетләр туганнар.
Еллар уза, Дим елгасы ага.
Келәш авылы утыра  ярында.
1919 елның көзендә
Бер ир бала туа дөньяга.
Бу ир бала үсеп егет була
Вакыт җитә белем алырга.
"4"ле, "5"ле билгеләре алып 
Институт тәмамлый Уфада.
Бөек Ватан сугышы башлангач та,
Ир-егетләр кирәк була илне сакларга
Батыр кызлар һәм егетләр белән
Мостай китә фашист тукмарга.
Еллар үтә, явыз сугыш бетә.
Мостай Кәрим җинү яулап кайта
Яңа көч  һәм сүнмәс дәрт белән
Эш һәм белем дөньясына бата
Ул тырыша, бик күп эшләр  эшли.

Аның тырышуы бушка китми.
 “Башкортстанның халык шагыйре”

                                     дигән зур дәрәҗә аны урап үтми.
 

 

Фатих Каримгә багышлап язылган шигырь.

Үлемсез шагыйрь.

Башкортостан синең туган җирең,

Милләтең синең татар.

Татар – башкорт шулай бергәләшеп

Үстергәннәр бер батыр.

Син тугансың авыр , кырыс елда,

Һөкем сөргән илдә явызлык,

Йөрәгендә көч һәм дәрман булган,

Туры юлдан алга барырлык

Еллар үткәч, Казаннарга барып

Тырыша- тырыша белем алгансың,

Ул вакытта беркем әйтә алмаган

Җиргә герой- шагыйрь туасын.

Синең гомер бигрәк кыска булган,

Язмыш шундый гомер юраган,

Дошман уты сине һәлак иткән

Тик халык сине оныта алмаган.

Просмотров: 704 | Добавил: gulshat | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Поиск
Календарь
«  Март 2015  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Друзья сайта
Наш сертификат
Наши награды
Belem.ru

Copyright MyCorp © 2024