Главная | Регистрация | Вход | RSSСреда, 01.05.2024, 05:13

...

Меню сайта
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

Блог

Главная » 2011 » Декабрь » 5 » Шул туфракта язсын яшәргә!
17:41
Шул туфракта язсын яшәргә!

           7нче гимназиясенең 10нчы Б сыйныфы укучысы

                 Гыйрфанов Нәфиснең иҗади эше.

Китсәм туган яктан,
  Читтә бәхет тапмам —
Яшәрмен гел җанны телгәләп.

Р.Миннуллин

Үз илеңнең кадерен белер өчен, читләргә китеп карау кирәк микән?! Берәүләр аның матурлыгын читтән дә күрмәскә мөмкин, икенчеләр туган җирендә яшәткән һәр көннең кояшына иелеп сәлам бирә. Туган илдән аерылу бик авырдыр. Юкка гына бу хакта җырларда да җырланмый .                                   Мин дә — үзе илемнең нечкә күңелле бер баласы. Туган ягымның урман-күлләре, таулары-болыннары, шаулап утырган иген кырлары — һәммәсе изге бер җир. Татарстанның табигый байлыклары белән мактанырлыгы бар. Идел, Кама, Нократ кебек төрле өлкәләрне кисеп узган, зур сәнәгать үзәкләрен тоташтырган елгалары — шул байлыкның кисәге. Гомер-гомердән халыкны балык, ризык белән тәэмин иткән алар. Сөзәк ярларында кызарып җир җиләге пешкән, язын — су басып, җәен чигенгән тугайларында бөрлегән, кара җиләк мул булган. Яр буйларында ук үсеп утырган агачлар арасыннан кереп китәсең дә баланлыкларга, шомыртлыкларга, алмалыкларга барып чыгасың. Әле кеше аягы таптап бетермәгән матур урыннар шактый.      Шәһәрдән ерак почмакларда илемнең табигый гүзәллеге сакланган. Аллы-гөлле болынлыклар, кылган үскән калкулыклар, йомран йөгергән коры елгалар... Мин йөргән сукмаклар шуларга алып чыга.Татарстанда кеше кулы тудырган гүзәл урыннар да юк түгел. Башкалабыз Казан көннән-көн матурая. Иске йортлар төзекләндерелә, бик күп яңалары төзелә. Казанның Бауман урамы гына да соңгы елларда бик зур үзгәрешләр кичерде. Кырлай урманының Су анасы, Тукай Өчилесенең зур күзле бакалары әкренләп шунда җыелалар. Парклар саны елдан-ел арта. Метро төзелә башлады. Театрлары бар.                                                                      

     Башка шәһәрләр дә Казаннан калышмый.Мәсәлән, безнең Бөгелмәдә дә  Татар милли үзәге, Рус Драма театры гына ни тора. Архитектурасы белән башка төбәкләрнекенә һич кенә дә охшамаганнар! Яр Чаллы урамнарының киңлеге, заманча төзелгән мәдәният сарайлары белән сокландыра. Анда спортка, җыр-сәнгатькә игътибар зур.Алабуга да соңгы елларда искиткеч үзгәрде. Педагогия институты ачылу аның данын бөтен Татарстанга танытты.Һәр төбәк, һәр районның үз казанышлары бар. Арчалылар читекләр белән дан тота, Кукмарада итек осталары яши. Баулы, Җәлил, Азнакай якларында нефть чыгарыла. Балык Бистәсенең исеме үк балыкчылар ягы икәнлеген әйтеп тора. Буа авылларыннан Казан базарларына көн саен олау-олау бәрәңге килә, Биектаулылар сөт-май ташый. Питрәчтә тавык үстерәләр икән.                                                                                               

       Татарстан  - матур як. Ачык йөзле кешеләр, тырыш хезмәтчәннәр яши анда.Татарстан — дуслык иле дә. Төрле телдә сөйләшүче халкы, үз газеталары  бар.  Һәр милли тел, һәр халык, кавем — аның кабатланмас бер бизәге, чәчәге. Шулай  булгач, Татарстанны ничек инде гөлләр иле димисең!                                                                                                                                                                          Туган җир, туган туфрак... Ул гомер-гомергә кешеләр өчен илһам чыганагы, яшәргә көч-дәрт бирүче күңел маягы булган. Шуңа күрә әдипләр үзләренең иң яхшы шигырьләрен, композиторлар иң яхшы көйләрен туган якка багышлаганнар. Аңа булган тойгыларны һәр шагыйрь үзенчә әйтә, җырлый.

Туган ягым минем – туган йортым,

Шундый иркен синдә сулавы.

Тау битләрең тулы яшел үлән,

Челтерәп ага чишмә сулары.

         Һәркем өчен үзенең туган ягы, җанына рәхәтлек бирә торган гүзәл табигате, шифалы чишмәләре бик тә газиз. Менә шуңа күрә дә, язмышка ияреп, читләргә чыгып киткән  кеше дә, авыр вакытта туган ягына кайтып сыена. Туган туфракның әреме дә, миләше-мәтрүшкәсе дә синең күңелеңә дәва бирә, яшәү көче өсти, киләчәккә омтылыш тудыра.  

       Минем дә туган җиремнән еракка киткәнем булды, ләкин мин өемне бик сагындым. Миңа анда урманнарым, тауларым , елгаларым җитмәде. Үз ягыма кайткач, җирне кочаклап үбәсем килде, тик ул кочакка сыймады.Йөрәккә сыйды! Туган җир ул бер генә,бик кадерле ул миңа!                                                                   «Туган-үскән җиреңә мәрхәмәтле бул, аны булдыра алганча ярат! Ата-баба нигезен онытма!» дип юкка гына әйтмәгәннәрдер безнең әби-бабайлар. Туган җир, туган туфрак, туган нигез... Бу тирән мәгънәле төшенчәләр һәркем өчен изге һәм кадерле нәрсәләрне аңлата. Кеше кайда гына булмасын, нинди генә урыннарны күреп сокланмасын, аның күңелен һәрвакыт газиз җире, туган нигезе үзенә тарта. Биредә аның әти – әнисе гомер итә, нәселдәш туганнары яши, ерак бабаларының каберләре, аларның истәлекләре саклана.

Тормыш ыгы-зыгысыннан  туктап,

Мәшәкатьләреңнән тукта да,

Әй, туганым, үткәнеңә кара,

Анда синең нәселең башлана.

Ерак бабайлардан аваз килә

«Тамырыңны өйрән, и бала!

Оныта күрмә, нинди җепләр белән

Кеше заты җирдә саклана»

     Әйе, тамырларыбызны белсәк, кадерләсәк кенә ныгырбыз без киләчәктә. Ә киләчәк ул бүгеннән башлана. Безнең туган җиребездән башлана!               Үземнең иҗади эшемне  Клара Булатованың «Шушы яктан, шушы туфрактан без» шигыре белән тәмамлыйсы килә.

Читтә йөрсәк, шуңа күрәдер,

Чишмәләре чыңлап, өянкеләр елап ,

Таллар җырлап төшкә керәдер.

Шушы яктан, шушы туфрактан без.

Шушы якта безнең хезмәт калсын

Мирас булып килер яшьләргә.

Шушы яктан, шушы туфрактан без.

Шул туфракта язсын яшәргә!

 

Просмотров: 1555 | Добавил: Гульнара | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Поиск
Календарь
«  Декабрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Архив записей
Друзья сайта
Наш сертификат
Наши награды
Belem.ru

Copyright MyCorp © 2024