Главная | Регистрация | Вход | RSSСреда, 01.05.2024, 15:40

...

Меню сайта
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

Блог

Главная » 2011 » Декабрь » 5 » Сагынырмын сине, туган җирем!
17:45
Сагынырмын сине, туган җирем!

              7 нче гимназиясенең 5нче В сыйныфы укучысы

                       Мөнирова Илюзәнең иҗади эше.

                                                    Сагынырмын  туган туфракны мин,

                    Болытлар һәм җилләр булып та.

 

      Кеше кайда гына яшәмәсен, кем генә булып эшләмәсен—күңеле белән ул үзен туган якларыннан аерылгысыз сизә. Башыңа кайгы килгәндә--кайгыларыңны уртаклашырга, матур җирләр, матур илләр күреп сокланганда—чагыштырып карарга, җиңүләргә ирешкәндә-уңышларыңны күрсәтергә, зур эшләргә көчең бетеп арып егылганда—өр-яңадан көч алырлык туган ягың кирәк. Туган ягың сине аңлый, бервакытта да кире какмый. Аналарга үз баласы гомер буе бала булып калган кебек, туган як өчен дә без бер бала. Ни өчен туган ягы турында шулай өзелеп фикер йөртә дисезме? Өзелерлек тә шул минем туган ягым, туган җирем.                                                                         Тиздән миңа туган илемнән аерылырга туры киләчәк,чөнки  гаиләм Анапа шәһәренә күчә.Тик  туган җирем  бер генә, бик кадерле ул миңа!                                                Мин аның урманнарын, тауларын, елгаларын сагынырмын.  Туган як, туган җир,  туган йорт - нинди ягымлы, нинди назлы сүзләр. Туган ягын яратмаган кеше юктыр дөньяда. Яратмаска мөмкинме соң? Шунда без беренче авазыбызны әйтәбез, тәпи йөри башлыйбыз. Монда газиз әти-әниебез, туганнарыбыз,  дусларыбыз бар.Туган ягыбызның  табигате  дә әйтеп бетергесез матур шул. Һәр ел фасылында да ул үзенә хас матурлыкка чума ул. Һәм без табигатьнең гүзәллегеннән җаныбызга ләззәт алабыз. Табигатьнең матурлыгын күрү, аңлый белүче кеше иң бәхетле кешедер. Туган ягының матурлыгы белән горурланмаган кеше юктыр дөньяда. Шагыйрьләр бу матурлыкны сурәтләп шигырләр иҗат итә, композиторлар шул шигъри юлларга көй яза, рәссамнар рәсемгә төшерә.

Безнең  як  күк  матур  якны

Син  дөньядан  эзләп  кара –

Чишмәләрдән  сулар  түгел,

Чылтыр – чылтыр  моңнар  ага.

Туган  як - ул  безнең  бишек,

Туган  як - ул  безнең  тәхет.

Туган  җирдә  туган  телдә

Гөрләп  яшәү  иң  зур  бәхет !

 

       Н.Думави да  үзенең шигырендә туган яктан аерылып киткән кешеләр һәм аларның нинди кичерешләр кичерүетурында дулкынланып  яза.

Ерак, ерак якта ниләр бар?

Бакчалар бар анда, гөлләр бар.

Талга кунган сандугач та бар.

Анда юк минем телем, сүзләрем...

Миңа шушы гүзәл табигатьле, бай тарихлы Бөгелмәмне  калдырып, чит җирдә яшәргә туры киләчәк. Бу,әлбәттә,минем өчен авыр.                 Сагынырмын сине, туган  җирем!                                                             Сандугачлы язларыңны сагынырмын. Тәпи йөрергә өйрәнгән сукмакларымны,   челтәр-шәл ябынган каен кызларыңны сагынырмын. Чишмәләреңнән  иелеп су эчәсем килер, дуслыкның кадерен белергә өйрәткән укытучыларым күз алдымда торыр.Киләчәктә үземнең балаларыма да туган җирем,укыган мәктәбем турында ләззәтләнеп  сөйләрмен.

                     Сагынырмын сине, туган җирем!


Просмотров: 3132 | Добавил: Гульнара | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Поиск
Календарь
«  Декабрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Архив записей
Друзья сайта
Наш сертификат
Наши награды
Belem.ru

Copyright MyCorp © 2024