Главная | Регистрация | Вход | RSSПятница, 29.03.2024, 00:20

...

Меню сайта
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

Блог

Главная » 2012 » Октябрь » 13 » Минем иң якын кешеләрем .
08:49
Минем иң якын кешеләрем .

Мин  әтием ягыннан да, әнием ягыннан  да әбиләремне һәм бабаларымны шундый яратам. Мин- бәхетле онык, чөнки ике әбием, ике бабам да исән .

  Ни өчен  мин аларны яратам соң ?

Аларны яратмыйча мөмкин түгел. Минем әбием белән бабам Баулы шәһәрендә яшиләр. Җәйге  каникулда күбрәк анда булам. Аларда бик күңелле, кош-кортлар, йорт хайваннары бар. Мин бабама  урманда печән җыешам. Ә әбием белән кош-кортларны ашатабыз, сыер савабыз .  

Мин бабамны басынкы, аз сүзле, ярдәмчел булганы өчен яратам. Ул Баулы районында туган һәм бөтен гомере буена шофер булып эшләгән. Авыл халкы, күрше тирәләр аны ярдәмчел булганы өчен хөрмәт итә.  

   Ә менә әбием, якын дустым, киңәшчем, өйрәтүчем һәм ярдәмчем. Ул яшь вакытында бик чибәр булган, хәзер дә матурлыгын югалтмаган. Яшь чагындагы кебек матур, уңган, тәмле ризыклар белән сыйлый, туган көннәребездә үзе бәйләгән оекбашлар бүләк итә. Минем әбием  рәсем ясарга, җыр –биюгә бик оста. Буш вакытларында мине дә биергә өйрәтә. Ул кырык еллап укытучы булып эшләгән. Авыл халкы, үзе укытып чыгарган укучылары, аларның әти-әниләре, бабамның туганнары аны бик яраталар. Укучылары һәрвакыт очрашуларга чакыралар, бүләкләр бирәләр, онытмыйлар, үзе дә аларны сагынып сөйли. Үзенең бергә эшләгән коллективын да гел искә ала. Ул-хезмәт ветераны. Аның бик күп мактау кәгазьләре бар. Бабам белән әбиемнең балалык, мәктәп еллары Бөек Ватан сугышы чорына туры килгән. Алар шул вакыттагы авырлыкларны еш искә төшерәләр. Ашарга – эчәргә, кием-салым һәм мәктәп кирәк-яраклары булмаган. Шуңа карамастан алар тырышып укыганнар. Әбием белән бабам безне тырыш,тәрбияле булырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтәләр. Кирәк вакытта кимчелекләребез өчен кырыс та була беләләр. Тормышта шулкадәр күп авырлыклар кичерүгә карамастан, алар дөньяның матурлыгына куанып яшиләр.

    Алар хәзерге вакытта лаеклы ялда. Кирәк вакытта әтием белән әниемә дә үзләренең җылы сүзләре,киңәшләре белән ярдәм итәләр, безне тәрбияләргә булышалар.  

  Без шуның өчен аларны яратабыз һәм хөрмәт итәбез ,алар белән горурланабыз, аларга ошарга тырышабыз.

                                                     Газизуллина Альбина

Просмотров: 2751 | Добавил: Гульнара | Теги: татар теле, инша | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Поиск
Календарь
«  Октябрь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Архив записей
Друзья сайта
Наш сертификат
Наши награды
Belem.ru

Copyright MyCorp © 2024