Главная | Регистрация | Вход | RSSПятница, 29.03.2024, 02:13

...

Меню сайта
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

Блог

Главная » 2012 » Февраль » 16 » Милләтем турында уйлануларым
10:27
Милләтем турында уйлануларым
7нче гимназиянең 3нче сыйныф укучысы
Талипова Айгөлнең иҗади эше

Милләтем турында уйлануларым.

                                                              Милләтемнең күңел җәүһәрләрен

                                                              Тутык алмас, ут, су, җил алмас.

                                                              Җир йөзендә таулар югалса да,

                                                              Татар үлмәс, татар югалмас.

                                                                                  Ф. Шәех

Мин Бөгелмә шәһәрендә яшәүче татар кызы. Үземнең милләтем, халкым, телем белән бик горурланам.

Туган телем – татар теле. Әнием кечкенәдән үк "Бишек җыры”, "Туган тел” җырларын көйләп, минем күңелемдә дә туган телемә, милләтемә мәхәббәт уяткан. Бу тойгы мин үскән саен көчәя, байый бара.

Мин рус мәктәбендә укысам да, рус милләтеннән булган дусларым белән аралашсам да, татар теле минем өчен иң кадерле, иң матур, иң бай тел. Һәр кеше үз теленең, милләтенең тарихын белергә тиеш. "Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк” дип юкка гына әйтмәгәннәр бит борынгылар. Шуңа күрә мин татар халкының тарихы, аның үткәне турындагы мәкаләләрне бик кызыксынып укыйм. Татар теле үзенең үсеш дәверендә төрле сынаулар үткән, шуңа карамастан татар халкы ана телен, гореф-гадәтләрен, милли киемнәрен, халык аваз иҗаты әсәрләрен саклап кала алган. Милләтебезнең калфаклары, читекләре – матурлык өлгесе, ә әкиятләре – сихри бер тылсымлы дөнья.

Милләт белән тел бик тыгыз бәйләнештә тора. Тел югалса, милләт югала, ә милләт ул халык. Татар халкы борынгыдан ук горур, батыр, эшчән, максатчан халыклардан саналган. Шуңа күрә милли байлыгыбыз бүгенге көндә дә үсә һәм ныгый бара.

Без татар теле һәм уку дәресләрендә үз халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, милли уеннары белән танышабыз. "Сабан туе”, "Нәүрүз”, "Каз өмәсе”, "Сөмбелә” кебек татар халкына гына хас булган бәйрәмнәр турында сөйләшәбез. Мин туганнарым белән әлеге бәйрәмнәрдә шатланып катнашам. Мәсәлән,  Сабантуй бәйрәменә әзерләнгәндә бер дә бабамнан һәм абыемнан калышмаска тырышам, чөнки гармуннар уйнатып, биеп-җырлап бүләкләр җыю... Үзе генә ни тора!

Иншамны йомгаклап шуны әйтәсем килә: үз телен яхшы белгән кеше генә милләте белән горурлана, аның кадерен белә ала. Туган илеңдә яшәү, туган телеңдә сөйләшү – олы бәхет бит ул.

 

 

 


Просмотров: 3118 | Добавил: gulshat | Теги: татар теле, инша | Рейтинг: 2.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Поиск
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Архив записей
Друзья сайта
Наш сертификат
Наши награды
Belem.ru

Copyright MyCorp © 2024