Главная | Регистрация | Вход | RSSПятница, 29.03.2024, 12:12

...

Меню сайта
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

Блог

Главная » 2012 » Февраль » 16 » Милләтем, киләчәгем
10:30
Милләтем, киләчәгем
7нче гимназиянең 10нчы сыйныф укучысы
Кадермаева Лилиянең иҗади эше

Горур сүз әйт сорасалар

Ни кавемнән? Нинди җирдән?

Р.Фәйзуллин.

Мин татармын! Милләтем белән чиксез горурланам. Бу хис миндә халкымның, туган илемнең чал тарихын өйрәнүдән туды.

Укытучым милләт турында инша язарга тәкъдим иткәч, аптырап калдым. Мин бит сәясәт белән дә, тарих белән дә тирән кызыксынмыйм. Ләкин бу тәкъдим минем карашларымны төптән үзгәртте. Мин әбиемнең шәхси китапханәсендә китаплар, журналлар таптым. Алар миндә зур кызыксыну уятты.

Тарихыбызның күбрәк белсәк, рухи байлыгыбыздан тулырак файдалансак, динебезне хөрмәт итсәк, киләчәгебез дә матур, якты булыр.

Илебездә  татарлар халык саны буенча икенче урында тора. Ничек кенә бүләргә тырышсалар да, соңгы җанисәп моны раслады.

Үзенең дәүләтчелек рухын, милли үзенчәлеген, телен, мәдәниятын һәм мәгарифен гасырлар аша саклап калган милләтем бар минем.

Тирә юньдәгеләрне хөрмәт итү, мескеннәргә, зәгыйфьләргә мәрхәмәтле булу, кешенең кайгысын уртаклаша белү безнең милләтебезгә хас сыйфатлар. Милләтеңнең, ата-аналарыңның, бабаларыңның изге туфрагын кадерләп яшәгән кешене генә халык хөрмәт итә. Бу матур гадәтләр халкыбызның дәверләрдән – дәверләргә күчкән кыйммәтле хәзинәсе.

Заман гел үзгәреп тора, давылларда да җилләрдә дә туган иленә, халкына, аның киләчәгенә ышанычын югалтмыйча, милләтенең язмышына фидакарь хезмәт иткән буыннар җебе бүген безгә килеп тоташа.

      "Син кайсы халыктан? дисәләр

        Батырлар исемен атадым,” -ди М.Җәлил

Татар халкының, аның теленең язмышы күп олуг шәхесләребезне борчый. Тик аларның  барысы белән дә килешеп булмый.

Шагыйрь Зөлфәт: "Татар яшьләре, мин сизеп торам: җаныгызны авыр мүк сарган,”- ди.

Мин киресенчә, яшьләр милләтебезнең дәрәҗәсен күтәрә дип уйлыйм. Мисалларны озак эзлисе юк: җәмһүриятебездә дөньякүләм яшьләр чаралары үткәрелә, фәнни ачышлар ясала. Татарстан гимны күп ярышларда җиңүчеләр хөрмәтенә яңгырый. Радио һәм телевидениедә яшьләр редакцияләре эшли, татар телендә кызыклы тапшырулар әзерләнә. Милли җырларыбызны, биюләребезне яшьләр яратып башкара, матур әдәби, музыкаль, сәнгать әсәрләре иҗат итә.

     Безнең әле гасырларны ерып

     Ерак киләчәккә барасы бар.

Милләтнең намусы керләнмәсен өчен бүген дә кискен көрәш бара. Дөньяны дулап килүче СПИД, эчүчелек, фәхишәлек һәм наркомания милләтебез исеменә тап төшермәсен иде. Киләчәк буын үзенең татарлыгы белән горурлансын өчен безгә күп көч куярга туры килер. Без татар булып туганбыз икән, татарлар булып яшик, кыйблабыз нык, максатыбыз бөек, аңа баручы юл туры һәм тайпылышсыз булырга тиеш. Без хәзерге һәм киләчәк буыннарага ерак бабаларыбыздан калган васыять.

Мин иншамны Х. Туфанның оптимистик шигъри юллары белән тәмамлыйм:

    Без барасы юллар озын әле,

    Без барасы еллар бик ерак:

    Барган саен юллар күңеллерәк,

    Барган саен еллар җылырак.

 

 


Просмотров: 2959 | Добавил: gulshat | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Поиск
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Архив записей
Друзья сайта
Наш сертификат
Наши награды
Belem.ru

Copyright MyCorp © 2024