Главная | Регистрация | Вход | RSSСреда, 01.05.2024, 08:23

...

Меню сайта
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

Блог

Главная » 2011 » Декабрь » 4 » Әниләр бәйрәме
14:23
Әниләр бәйрәме

 

Әни – нинди матур сүз. Бала өчен ул киңәшче дә, сердәшче дә. Әнисез, мөгаен, дөньяда яшәп булмыйдыр. Әни – безне үстерүче, ярдәм итүче, олы тормыш юлына озатучы да ул. Һәрбер кеше әнисен яратырга, авыр чакта булышырга бурычлы. Әни һәркемгә мәрхәмәтле, итагатьле, йомшак күңелле. Кешегә беркайчан да явыз түгел. Әни – изге күңелле, нәфис кеше.

Безнең гимназия укучылары  да әниләрне бәйрәмнәре белән котлап, шигырьләр яздылар . Берничә шигырьне сезгә тәкъдим итәсебез килә.

                                                                   

Әниемне көтәм.


Ноябрь ахырларында
Утырам мин өстәл артында.
Сагынудан күз яшьләремне сөртеп,
Язамын шигырь әниләр бәйрәменә.
Әнием,бәгърем ,
Син эшлисең еракта-
Башкалабыз Казанда.
Сине көтәм,сагынам,
Телефон шалтыраса,
Шундук анда йөгерәм.
Әнием ,елама,кайгырма.
Бел ,җаным ,туганым.
Һәркөнне Бөгелмәдә
Сине улың көткәнен.
                                                                         Миңгәрәев Наил

                   5нче В сыйныфы укучысы

 

 

 

Әниләр.
Мин бик яратам әниемне
Сез дә яратыгыз аларны,
Алар безг
ә тәрбия бирә,
Безне алар кадерли.
Эни безнен кадерлебез,
Яраталар алар безне.
Шул көннән уйлагыз,
Кемне дөньяда без бик яратабыз?

                                                  Мөнирова Илүзә,

              5нче В сыйныфы укучысы

 

 

Сөекле әнием.
Сокланып карап туймаслык
Минем сөекле әнием.
Әниемнең яхшылыгын
Үсә-үсә аңлыймын.
Көннәр дә якты була,
Йокы да татлы була.
Әни янымда чакта
Ашым да тәмле була.
Дөнья матур булсын өчен,
Өйдә шатлык артсын өчен
Иң кадерле кеше ул
Әни ул ,әнием ул!
                                                                     Гаффарова Лиана

               4нче В сыйныфы укучысы

 


       Әни.
Иртән торам,карыйм тәрәзәгә:
Кояш карый миңа елмаеп.
Сикереп тордым,урыннарны җыйдым
Әле зур эшләр эшләп булмый,юк гаеп
Менә, кызым, син дә үстең бит
Кулга эш тә эләкми,сөенәбез-
Бигрәк рәхмәтле сиңа без.
Миңа шул чак рәхәт булып китте
Әнинең бу мактау сүзеннән
Шатлыгымнан кочып,үбеп алдым.
Апаемның  мин күзеннән.

                                           Ситдикова Лилия

                                4нче А сыйныфы укучысы

 

 

Просмотров: 4340 | Добавил: gulshat | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Поиск
Календарь
«  Декабрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Архив записей
Друзья сайта
Наш сертификат
Наши награды
Belem.ru

Copyright MyCorp © 2024