7нче гимназиясенең 9нчы А сыйныфы укучысы Бикташева Айгөлнең иҗади эше
Һәр кешенең үзенең туган җире,
туган ягы бар. Кеше кайда гына яшәсә дә, кем генә булып эшләсә дә күңеле белән
туган җиреннән аерылмый. Башка илләргә барып, аларның матурлыгына, гүзәллегенә
карап сокланса да, һәр кемгә үзенең туган иле кадерлерәк, ямьлерәк тоела, чөнки
ул анда туып үскән, шунда белем ала, шул җирдә аның гаиләсе, туганнары һәм
дуслары яши.
Туган җирем гүзәл, шуңа күрә аның кешеләре дә миңа якын тоела. Һәркем шулай
дип уйлыйдыр. Туган җир, туган як турында бик күп җырлар да, әсәрләр дә бар.
Г.Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек”, М.Мәһдиевның "Торналар төшкән җирдә”
әсәре туган ягы һәм аның халкына багышлап язылган. Г.Кутуй үзенә "Сагыну”
әсәрендә чит илдә йөргән солдатның сагыну хисләрен сурәтли. "Аның әреме дә
бүген миңа шифа булыр иде,”- ди. Язучылар безне үзләренең шундый әсәрләре белән
берничек тә тыныч калдыра алмыйлар, чөнки туган җирдән аерылу,
минемчә, кеше тормышында иң ачы кайгыларның берседер. Туган ягыңны, туган
җиреңне хөрмәтләү, аның үткәнен ,
тарихын белү - һәркемнең иң изге бурычы.
Туган җиренең матурлыгын, аның сихри гүзәллеген
һәр кеше тоеп
үсәдер. Мин
үземнең туган җирем дип Бөгелмә шәһәрен атар идем.
И Бөгелмә!
Туган илем!
Шатлык һәм
дуслык илем.
Кечкенәдән
сөеп үстем,
Син минем
бердәнберем
Безнең шәһәр Татарстан
республикасының иң матур һәм югары
урынында урнашкан. 1741 елда нәни генә бер инеш буенда Бөгелмә дип аталган
татар авылы барлыкка килә. Озак та үтми, бу авылга башка губерналардан крестьяннарны, солдатларны китереп тутыралар.
Сөргенгә сөрелгәннәр, фетнәчеләр, казаклар, качакларда күпләп китерелә. Моңа
чаклы буш яткан биләмәләргә башкортлар, чуашлар килеп урнаша. Алар акчалата
ясак түлиләр.
1748нче елда Бөгелмә бистә булып
җитлегә. Биредә земство конторасы оештырыла.
XVIII гасырның 60нчы еллары башында
Бөгелмә гаять җитди хәрби –
административ үзәккә әверелә. Пугачев
восстаниясе бастырылганнан соң
биредә җирбиләүчелек күренеше киң җәелә, алпавыт, бояр утарлары күпләп үсә,
крепостной крестьяннар саны арта.
1781нче елда әби патша Екатерина II
Указы буенча Бөгелмә өяз үзәгенә әверелә.1851нче елда Самара губернасы составына
күчә. Еллар үткәч ул Самара губернасы шәһәре статусын ала, ә инде 1920 елдан
бирле Татарстан Республикасы составына керә башлый һәм Бөгелмә район үзәге
булып килә.
Самара, Сембер, Казан, Өфе, Оренбург кебек зур губерна шәһәрләре арасындагы
нокта буларак һәм Сембер - Өфе, Казан - Оренбург кебек зур юллар чатында
урнашкан булганга, Бөгелмә шәһәренең әһәмияте артканнан арта, үсеш
перспективасы да ачыла. Шулай да Бөгелмә ярлы һәм әкрен үсә торган провинция
шәһәре булып кала бирә.
Зур шәһәрләрдән һәм үзәк
төрмәләрдән Себергә сөргенгә озатыла торган каторжаннарны вакытлыча урнаштырып
торыр өчен ике катлы төрмә бинасы төзелә. Ул таш койма тимер капка белән уратып
алынган була. Хәзерге хәрби комиссариат каршында урнашкан булган ул. Хәзер бу
бинада торак йорт урнашкан. Хәзер мәңгелек ут яна торган урында иске таш чиркәү
булган.
XIX гасыр ахырында һәм XX гасыр башында Хәкимов, Орлов, Латыйпов
кебек бай сәүдәгәрләр таш пулатлар, кибетләр салдыралар. Ул биналарның
кайберләре бүген дә файдаланыла. Мәсәлән, Хәкимов йортында бүгенге көндә Татар
мәдәни үзәге урнашкан.
Япон сугышы беткәч, 1904-1907нче еллардагы
беренче рус революциясеннән соң Идел - Бөгелмә тимер юлы салына башлый.
Бөгелмәгә беренче поезд 1911нче елның маенда
килә. Тиздән бу станциядә әлеге магистральнең иң зур депосы төзелә. Моңа кадәр
эшләп килгән вокзал бинасы да шул вакытта салына.
Менә нинди бай
тарихлы минем Бөгелмәм.
Хәзерге көндә минем туган шәһәрем зурая,
үсә, матурлана
И Бөгелмәм! Уңдырышлы төбәк -
Урман-кырың, халкың, фигылең.
Гасырлар язмасына керде
Зирәк, уңган халкың шөгыле, - дип яза Флюра
Шәрипова
Шәһәребезнең яме - аның яхшы күңелле, тырыш,
уңган кешеләре. Минем дә Бөгелмәнең
күренекле кешесе буласым килә, чөнки моның өчен
безгә барлык шартлар да
тудырылган. Мин быел 7нче
гимназиянең 9нчы сыйныфын тәмамлыйм. Республика, шәһәр күләмендә үткәрелгән
барлык чараларда да актив катнашам, призлы урыннар алам. Туган җирем, уңган халкым, туган телем
турында җырларга яратам, чөнки әбиебез бу
турыда бик күп сөйли.
Киләчәктә мин дә үземнең газиз балаларыма туган җирем, туган телем турында
җырлар өйрәтермен.
Кая гына барсам да, кайда гына булсам да
сагынып кайтырмын сине , Бөгелмәм.
Бөгелмә , сыгылма, иң
биек үрләрне яула!
|