Главная | Регистрация | Вход | RSSСреда, 01.05.2024, 02:26

...

Меню сайта
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

Блог

Главная » 2011 » Декабрь » 5 » Бөгелмәм – минем туган җирем, Әкиятләрдәй гүзәл илем.
17:38
Бөгелмәм – минем туган җирем, Әкиятләрдәй гүзәл илем.


7нче гимназиясенең 5нче В сыйныфы укучысы

Попова Альбинаның иҗади эше


          Бу иншамны язар алдыннан бераз уйга калдым.  Үз-үземә: «Нәрсә соң ул Туган җир?»- дигән сорау бирдем. Җавабын да таптым: ул - туып үскән җир. Һәр кеше туган җиренә булган мәхәббәтен гомере буена саклап килә. Кеше үз туган җирен беркайчан да оныта алмыйдыр, минемчә. Анда аның әти-әнисе, туганнары да яши. Миңа 11 генә яшь булса да, мин үземнең туган җирем–Бөгелмә шәһәрен бик яратам. Ничек яратмыйсың инде үзеңнең туган җиреңне?

        Язмамны  туган   ягым табигатеннән башлыйсым килә. Шәһәрдә торсам да, миңа урманда еш булырга туры килә. Беренчедән, гаиләм белән урманга йөрергә яратам, икенчедән, сыйныфташлар белән экскурсиягә барабыз.

     Шундый матур табигать тагын кайда гына бар микән? Урмандагы сихри тынлык, аның сулышы, кошлар сайравы - болар барысы да җанга рәхәтлек бирә. Нинди генә агачлар юк безнең урманнарда?!  Кышын да, җәен дә, көзен дә, язын да алар шундый матурлар. Урман - сихри һәм гүзәл әкият ул. Һәрбер агач, ботак, агач төбе, куак- барысы да тере.  Зифа буйлы ак каеннарга карап ничек сокланмыйсың?  Җәй көне кырга чыксаң, чәчәкләр, төрле үлән исен иснәп бетерә алмыйсың.  Шул хуш исле үлән арасында керпе дә күренә. Ерак түгел генә кырмыска оясы күзгә чалына. Баш очыннан күбәләкләр, бал кортлары, жу-жу  итеп коңгызлар  очып үтә. Нинди рәхәт!

     Хәзер шәһәрем турында язам.  Бөгелмә -Татарстанның иң борынгы шәһәрләренең берсе. Бездә бик күп мәктәпләрдән, кибетләрдән тыш, рус дәүләт драма театры, Боз Сарае, бассейн, музейлар, заводлар, төрле-төрле оешмалар,  мемориаллар  бар. Мин ял көне әнием белән Боз Сараена барам, ә башка көннәрне бассейнга йөрим. Шәһәребезнең иң матур урамы - Гафиатуллин урамы, чөнки  Гафиатуллин Газинур абый - безнең якташ. Ул - Бөек Ватан сугышы Герое. Газинур абый үз гәүдәсе белән фашистларның пулемётын яба. Безнең өчен һәлак булган кеше ул. Газинур Гафиатуллин урамында 352нче укчы дивизиягә мемориал куелган. Анда зур хәрефләр белән 352 нче укчы дивизиянең үткән  юлы язылган. Мин анда баргач, һәрвакыт баш иям. Сугышта һәлак булган кешеләрнең исем-фамилияләре  Мәңгелек Ут артындагы мәрмәр ташларга язылган. Ерак түгел генә самолёт куелган. Сугыш елларында Бөгелмә районы халкы тарафыннан җыелган акчага "Бөгелмә колхозчысы” дигән бомбардировщик төзелгән булган.

        Бөгелмәдә уникаль төзелешләр, сәнәгать һәйкәлләре һәм бакча-парк архитектуралары бар. Шундый һәйкәлләрнең берсе булып А.Баталов исемендәге рус драма театры тора.  Без сыйныфыбыз белән  барып, анда ”Шүрли белән Былтырҗан” дигән  татарча театр карадык.  Татар милли үзәгендә дә театрлар, төрле  чаралар карарга яратам.

    Шәһәребездә миңа якын тагын бер урам – Александр Рудаков урамы бар. Мин шушы урамда урнашкан йортта  яшим. Александр Рудаков та Бөек Ватан сугышы Герое, танкист. Мин аның батырлыгы турында укыдым һәм әдәбият  дәресендә сөйләдем дә.  Александр абый сугыштан исән-имин кайта, үзен  алтын куллы кеше итеп тә таныта. Бөгелмәдә һәрбер урам данлыклы шәхес  исемен йөртә.

      Шәһәребездә ике хастаханә бар, берсе- балаларныкы. Анда йомшак күңелле, мәрхәмәтле табибәләр, ягымлы шәфкать туташлары эшли.  Мин  2000нче елның 29 нчы ноябрендә бердәнбер бала тудыру йортында дөньяга  килгәнмен. 19нчы татар балалар бакчасына йөрдем. Тәрбиячеләрем - иң яхшы, акыллы, ярдәмчел  кешеләр.  Җиде яшем тулар-тулмас 7нче гимназиягә укырга кердем.

      Безнең як нефтькә бай. Гимназиядән ерак түгел генә геофизика оешмасы бар. Анда минем бертуган  абыем топограф булып  эшли.

        Бөгелмәдә механика, ремонт-механика заводлары, ит, сөт, агач эшкәртү комбинатлары бар. Безнең кешеләребез анда армый-талмый эшлиләр.

 Республикада иң борынгы  музейларның берсе – Туган якны  өйрәнү музеенда да булганым бар. Музейның экспозицияләре 1754 елдан, Бөгелмә барлыкка килгән чорыннан бүгенге көнгә кадәрге тормышын чагылдыра. Пугачев күтәрелеше,  Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышы чорларын күрсәтүче, көнкүреш җиһазлары, татар, мордва, чуаш, рус милләтләренең киемнәре экспонатлары зур  урын алган.   Ярослав Гашек музеенда да бик кызыклы материаллар бар.

 Минем туган җирем үзенең тарихы белән генә түгел, ә йолалары, традицияләре белән дә бик бай. Иң беренче булып  мөселман бәйрәмнәре искә килеп төшә: Корбан бәйрәме, Ураза бәйрәме һәм милли  бәйрәмебез – Сабантуй. Бу бәйрәм инде борынгы заманнардан бирле килә. Мин бу бәйрәмне бик яратам, чөнки анда төрле-төрле уеннар үткәрелә, барлык милләт халкы күңел ача. Ә мин көрәш, ат чабышын  рәхәтләнеп карыйм. 

Күптән түгел генә Казахстаннан туганнар кайткан иде. Алар күп кенә шәһәрләрдә булганнар. "Иң ошаган шәһәр - Бөгелмә. Кешеләре ягымлы, кешелекле. Юллары иркен, урамнары чиста”,-диделәр.

Минем йөрәгемдә горурлык хисе уянды. Әйе, дөньяда иң яхшы, иң гүзәл шәһәр ул -  Бөгелмә. Монда минем туган җирем! Мин монда тудым, үсәм, укыйм һәм киләчәктә дә үз шәһәремнең лаеклы кешесе булырмын. Күкләребез аяз, дөньялар имин булсын, Бөгелмәм чәчәк атсын иде!

Просмотров: 1964 | Добавил: Venera | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Поиск
Календарь
«  Декабрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Архив записей
Друзья сайта
Наш сертификат
Наши награды
Belem.ru

Copyright MyCorp © 2024