Главная | Регистрация | Вход | RSSСреда, 01.05.2024, 07:22

...

Меню сайта
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

Блог

Главная » 2011 » Декабрь » 5 » Бөгелмәм – гөлчәчәгем
17:58
Бөгелмәм – гөлчәчәгем
          7нче гимназиянең 8нче сыйныф укучысы 
                 Касымова Камиланың иҗади эше.  

 Туган як, туган  туфрак, туган җир  күпме мәгънә ята бу сүзләрнең тамырында.  Шагыйрьләр туган җир турында  шигырьләр, композиторлар  җырлар иҗат итәләр. Ә язучылар үзләренең әсәрләрендә туган җиребезнең тарихы, табигате турында язалар. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның "Туган авыл "шигырен, "Шүрәле” әкиятен укымаган бер генә кеше  дә юктыр. Шагыйребез туган авылының салкын сулы чишмәләре, кара җире, саф һавасы , кош-кортлы, җиләкле урманнары белән соклануы, яратуы турында яза.

                               Тау башына салынгандыр безнең авыл,

                                Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

                                Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,

                                Шуңа күрә сөям җаным - тәнем белән.

Һәр кешенең туган йорты, туган җире, туган иле була.

        Минем туган ягым –Татарстан, ә туган җирем  Бөгелмә шәһәре.Ул Татарстанның көньяк – көнчыгышында, иң биек урында урнашкан.  Мин кечкенәдән тарихи вакыйгалар турында укырга,тыңларга яратам. Әти - әнием буш вакытларында, туган шәһәрем  турында сөйлиләр. Аларның сөйләве буенча һәр бөгелмәле "Пугачев куышлыгы” турында белә. Ул Соколка тавы районында урнашкан.Нәкъ шунда Пугачев восстаниесе вакытындагы пушка табыла. Шулай итеп Бөгелмә Пугачев восстаниесен кичерә. 1773нче елларда Бөгелмә ике тапкыр илнең кечкенә форпосты була. Беренчесе – Пугачев баш күтәрүе вакытында булса, икенчесе – Совет хөкүмәте вакытында "Кара бөркет " дип аталган канлы фетнә вакытында була. Әтием Бөгелмә өязе тарихыбызга баш күтәрүче крестьяннар һәм казахларга каршы көрәшнең иң алгы сызыгында булуы белән кереп калган, дип сөйли.

         Республикабыз турында кызыклы китаплар күп. Күптән түгел Бөгелмә турында  "Город счастливой судьбы”,"Биек урында” дигән китапларны укып чыктым һәм шәһәребезнең килеп чыгышы, үсеше, күренекле кешеләре: Советлар Союзы герое - Газинур Гафиатуллин, гражданнар сугышы герое  - Я.Гашек, олимпия чемпионы - Н.Колесников, танылган хирург – Н.Землянищин һәм башкалар турында белдем.

         Элеккеге  Бөгелмә бүгенгесеннән җир белән күк кебек аерылып тора. Иң элек шәһәребез 9 – 10 гаиләдән торган кечкенә авыл булган.  Бу авылда башкорт булмаган халыклар (татарлар, марилар яки мордвалар) яшәгән. Аларны "тептяри” дип йөрткәннәр.  Аннан соң Бөгелмә акрынлап зурая һәм бистәгә әверелә. 1781нче елда императрица Екатерина  II указы буенча Бөгелмә бистәсенә өяз шәһәрчеге статусы бирелә. Шуннан шәһәр тормышы башлана.   

        Татарстанның  визит карточкасы дип Казан Кремлен, Колшәриф мәчетен атарга була. Ә Бөгелмәнең визит карточкасы, Россиядәге бердәнбер музей – Я.Гашек музее. Ярослав Гашек гражданнар сугышы вакытында военный комендант булган. Ул җирле үзидәрә советына булышкан, спектакльләр куйган, кызылармеецлар арасында агитация эшен алып барган.

        Шәһәребездә истәлекле урыннар күп. Истәлекле урыннарның берсе  - Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга мемориал - һәйкәл „Мәңгелек ут”, аның янында Батырлар аллеясы урнашкан. Анда Советлар Союзы геройларының бюстлары куелган һәм аларга караган саен йөрәк сыкрап куя.Күпме батырлык, ихтыяр көче, чыдамлылык кебек сыйфатларны күрергә була аларның йөзләрендә. Батырларның исемнәре халык күңелендә мәңгелеккә уеп язылган.

         Туган шәһәрем уртасыннан Бөгелмә елгасы ага, һәр бөгелмәле елганың исеме - җисеменә туры килүен күреп белә, чөнки елга бормаланып –

бормаланып шәһәрнең буеннан буена серпантин кебек ага.Татар телендә „серпантин”бөгелмәле, сыгылмалы, үзенең юнәлешен гел үзгәртеп торучы дигәнне аңлата.Элек елгада форель - пеструшка балыгы булган. Димәк, елганың суы чиста, зәңгәрсу төстә  булган. Ул чиста сулы елгаларда гына яши. Бүгенге көндә елганың торышы бик үк яхшы түгел, чөнки аның суы бик аз һәм чиста түгел. Без яшьләр аны "сазлык” - дип атап йөртәбез. Шәһәр хакимияте елганы елына бер тапкыр чүп - чардан чистарттыра һәм елгага кибеп корырга мөмкинчелек бирми. Әгәр шәһәр халкы елгага чүп - чар ташламаса, аның суы чиста булыр иде. Без кешеләр вәхшиләрчә кыланабыз шул. Кызганычка каршы, елганың яшәү ,тереклек чыганагы булуын аңлап җиткермибез.

        Мин чишмәләрне, елгаларны, урман - күлләрне пычранудан саклау –безнең бурыч  дип саныйм. Шул максаттан чыгып, шәһәребездә яз көне һәр шимбә -"өмә” дип игълан ителде. Без гимназия укучылары да урамнарны чистартабыз, агачлар утыртабыз.

 Чиста табигать сәламәтлек  нигезе. Шуңа күрә аны карап, чистартып торырга кирәк.

       Бөгелмә һәр яклап урман эчендә урнашкан. Шуңа күрә шәһәрнең һавасы бик чиста, табигате искиткеч матур. Аның җиләкле таулары, хуш исле, мәтрүшкәле аланнары,сайрар кошлары, салкын сулы чишмәләре белән сокланмыйча мөмкин түгел. Кая гына барсаң да  туган җирне сагынып кайтасың.

         Якташыбыз  Сәлах Шәриповның „Туган калам - Бөгелмәм” шигыре моңа бер мисал:

                                         Туган калам минем - Бөгелмәм

                                         Яшел бакчаларга төренгән,

                                         Еракларга китсәм, сагынып кайтам -

                                         Һич китмисең күңел түреннән.

                                         Туган калам, синдә таптым

                                         Яшәүнең рәхәтен,

                                         Синдә генә чәчәк атты

                                         Бәхетем, мәхәббәтем.

                                         Һәр яклары яшел урман,

                                         Бу минем туган калам.

                                         Чит җирләрдә мине көтмә -

                                         Мин Бөгелмәдә калам.

         Без татар әдәбияты дәресләрендә "Туган як, туган җир, туган ил "  турында күп тапкырлар сөйләштек. Ә былтыр  Г.Кутуйның "Сагыну” әсәрен укыганнан соң минем дөньяга карашым бөтенләй  үзгәрде. Нинди бөек , мәһабәт сүзләр кулланып язган ул бу әсәрен. Иҗади эшемне Г.Кутуйның "Сагыну”әсәреннән бер өзек белән тәмамалыйсым килә: "Мин чит илдә матур гөлләр,хуш исле чәчәкләр исним. Ләкин күпме генә иснәмим, барыбер һава җитми, сулыш кысыла. Гүя  үз илемнең энҗе чәчәкләре түгел, аның әреме дә бүген миңа шифа булыр иде.

         Сагыныдым, бик сагындым сине, Туган ил!

         Мин шаулап аккан елгалардан,тирән коелардан алып, сап – салкын су эчәм. Әмма үз илемнең борынгы Иделен, тын Донын, якты Арагвасын, шигъри  Дим буйларын сагынам. Гүя бу мөкатдәс елгаларның сулары түгел, хәтфә болынлыктагы чишмәләребезнең бер йотым суын да бүген мин ширбәт итеп эчәр идем.

         Сагыныдым, бик сагындым сине, Туган ил!

         Синдәгедәй илаһи матурлык, синдәгедәй шагыйрәнә мәһабәтлек бер җирдә юк, Туган ил!”

        Әсәрне укыганнан соң, туган илнең бер генә булуын аңладым.   Минем өчен үз иленнән дә изгерәк, үз туган җиреннән дә кадерлерәк, гүзәлрәк ил дөньяда юк ул!

                                  Туган ил, туган җир сыймый шул, сыймый шул,

                                  Яулыкка төйнәгән туфракка, туфракка.

                                  Китсәмдә дә киек каз, киек каз шикелле.

                                  Әйләнеп кайтырмын , кайтырмын бу якка.

                                  Сокланырлык үткәнең,

                                  Өметле киләчәгең.

                                  Рәхмәт сиңа, шәһәрем,

                                  Матурым, гөлчәчәгем.

 

Просмотров: 2365 | Добавил: gulshat | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Поиск
Календарь
«  Декабрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Архив записей
Друзья сайта
Наш сертификат
Наши награды
Belem.ru

Copyright MyCorp © 2024