Главная | Регистрация | Вход | RSSСуббота, 20.01.2018, 01:50

...

Меню сайта
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

Блог

Главная » 2016 » Сентябрь » 15 » Ишәйгәндә Тукай варислары, яшәячәк ана теле дә, 7 нче В сыйныфы укучысы Шәйхуллина Камилланың иҗади эше. Җитәкчесе:Мөкминова Ә.Д.
22:57
Ишәйгәндә Тукай варислары, яшәячәк ана теле дә, 7 нче В сыйныфы укучысы Шәйхуллина Камилланың иҗади эше. Җитәкчесе:Мөкминова Ә.Д.
Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның дөньяга килүенә 130 ел тулды. Бу чор эчендә аның туган халкы һәм Ватаны тормышында, тарихында искиткеч үзгәрешләр булды. Тукай иҗаты, каты тарихи сынауларны кичеп, безнең көннәргә килеп иреште.
Татар шигъриятен үстерүгә тиңдәшсез зур өлеш керткән Габдулла Тукай, хаклы рәвештә, әдәбиятыбызның иң талантлы шагыйрьләреннән санала. Ул бары тик егерме җиде ел гына яшәп кала.
“...Нинди аз яшәде ул! Ә нинди бөек легендар вакыйга булып калды аның кыска гомере! Ул – чын мәгънәсендә, халыкның үз улы. Тукай – диңгез кебек тирән, киң һәм катлаулы шагыйрь”,- дип яза танылган шагыйрь Хәсән Туфан. Чынлап та, ул яшәгән еллардан ераклаша барган саен, аның иҗатының бөеклеге, асыл мәгънәсе тагын да тирәнрәк ачыла бара. Шагыйрь нибарысы дистә елга якын гына иҗат итә. Шул вакыт эчендә татар халкының иң сөекле җырчысына әверелә. Дөнья әдәбиятында мондый авыр язмышлы шәхесләр санаулыдыр. Г.Тукай, әйтерсең лә, үзенең гомере аз икәнен алдан ук сизенгән, йөрәге типкән вакытта мөмкин кадәр күбрәк язып калырга ашыккан, халкыбызга гаять зур әдәби мирас калдырган. Аны җәмгыятьтә бара торган вакыйгалар кызыксындырган. Иң беренче матбугатта басылган шигырендә үк ул халкыбызны мәгариф, фән өлкәләрендә уңышлар яулап алырга чакыра, туган милләтенә зур өметләр баглый. Милләтебезне алга киткән башка халыклар рәтендә күрү – бөек шагыйрьнең иң зур теләге. Татарларның даны сигез кат күккә күтәрелүен тели, шунда ук борынгы бабаларыбыз белән горурлануын белдерә:
Татарларның бөеклеге, даны сигез кат күкләргә китсен;
Мәңге, һәрвакыт бу милләтне Ходаем бәхетле итсен.
Газеталар, журналларны көннән-көнгә, кат-кат күбәйтик,
Мәгариф мәйданында без, татарлар, ат уйнатыйк.
Әлеге шигырьне тулаем татар халкына мөрәҗәгать буларак та кабул итәргә була.
Г.Тукай иҗаты – татар халкының йөз аклыгы ул. Мондый шагыйре булган милләт – зур һәм талантлы милләт, үткәне һәм бигрәк тә киләчәге булган милләт.
Тукай шигырьләрен, язмаларын укыганда хәйран каласың: шулкадәр рухи көч кайдан килде икән аңа?! Күрәсең, халыктан, халык тормышын бөтен йөрәге белән тоюдан, аның өчен сызланудан, шатланудан, өметләнүдәндер.
Тукай һәм туган тел! Тел милләтнең язмышы, яшәве — ансыз ул юк. Татар халкы тарихында әлеге төшенчәләр, бер-берсеннән аерылмыйча, гел янәшә атлый:
И туган тел, и матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле...
Шул телдә безнең телебез ачылган. Сабый чактан ук телнең бик кирәк икәнен, бишек тибрәткәндә әнкәй, әбекәй көйләгән җырлардан аның матурлыгын, әкиятләрдән аның гүзәллеген төшенгәнбез. Ана теле бар моңы, матурлыгы белән җанга сеңгән, безгә башка телләрнең дә кирәклеген, гүзәллеген аңларга ярдәм иткән.
Туган тел – тарихның хәзинәсе, рухы, җаны ул. Аның матурлыгы шагыйрьләр, язучылар өчен генә түгел, барыбызга да кирәк. Әгәр туган телебезне онытсак, балачагыбызда кичергән сөенечләребезне онытачакбыз.
Күңел Тукайга тора-тора кайта. Аның әсәрләрен мин яратып укыйм. Балачакта ятлаган, укыган шигырьләре кабат-кабат хәтердә яңара. Әсәрләре халык күңелендә мәңгелеккә уелып кала. Әнә шул бай мирасны буыннан-буынга тапшыра бару – безнең изге бурычыбыз.
Тукайның “Туган тел”е, Сөембикә манарасы, Шәһри Болгар – халык күңеленең иң бөек нокталары. Туган тел яшәгәндә – Тукай исән булыр. Тукай барда – туган тел яшәр. Тукайны онытмыйк! Туган телнең яшәве, киләчәге, милләтебезнең бөтен өмете, әти-бабаларыбызның бөтен ышанычы – сабыйларыбызда, Тукайлар рухы сүнмәгән яшьләрдә. Башкача әйтсәк, Тукай варисларында. Алар белсә, ана теле яшәячәк, чөнки туган телен югалткан милләтнең киләчәге юк. Үз телен яхшы белгән кеше генә милләте белән горурлана, аның кадерен белә.
Мин үземнең туган телем белән горурланам һәм аны гомерем буе саклармын!
Иншамны сөекле шагыйребез Г. Тукайның “Татар яшьләре” шигыре белән тәмамлыйм.
Дикъкатә лаек хәзерге көн татарның яшьләре:
Аңламак, белмәк, тәрәкъкый, мәгърифәт, хикмәт белән
Әйләнеп һәм нурланып тормакта һәрдәм башлары.
Мондый күрнеш сөйнеченнән инде мин алдан беләм:
Тик болар безгә кирәк диңгез төбе гауваслары.
Өсттә бу ямьсез болыт баштан китәр, яңгыр явар,
Җиргә рәхмәт күк төшәр яшьләрнең изге касдлары.
Шаулап аккан су булыр тау башлары, тау астлары.
Күк булып күкрәр һавада хөр яшәү даулашлары,
Ялтырар изге көрәшнең хәнҗәре, алмаслары.
Йөрмәсен бәгъре өзек милләт киеп кашсыз йөзек, —
Без аның бик зур фәхерле, чын брилиант кашлары!
Просмотров: 242 | Добавил: АльфияДамировна | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Поиск
Календарь
«  Сентябрь 2016  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
Архив записей
Друзья сайта
Наш сертификат
Наши награды
Belem.ru

Copyright MyCorp © 2018