Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның дөньяга килүенә 130 ел тулды. Бу чор эчендә аның туган халкы һәм Ватаны тормышында, тарихында искиткеч үзгәрешләр булды. Тукай иҗаты, каты тарихи сынауларны кичеп, безнең көннәргә килеп иреште.
Татар шигъриятен үстерүгә тиңдәшсез зур өлеш керткән Габдулла Тукай, хаклы рәвештә, әдәбиятыбызның иң талантлы шагыйрьләреннән санала. Ул бары тик егерме җиде ел гына яшәп кала.
“...Нинди аз яшәде ул! Ә нинди бөек легендар вакыйга булып калды аның кыска гомере! Ул – чын мәгънәсендә, халыкның үз улы. Тукай – диңгез кебек тирән, киң һәм катлаулы шагыйрь”,- дип яза танылган шагыйрь Хәсән Туфан. Чынлап та, ул яшәгән еллардан ераклаша барган саен, аның иҗатының бөеклеге, асыл мәгънәсе тагын да тирәнрәк ачыла бара. Шагыйрь нибарысы дистә елга якын гына иҗат итә. Шул вакыт эчендә татар халкының иң сөекле җырчысына әверелә. Дөнья әдәбиятында мондый авыр язмышлы шәхесләр санаулыдыр. Г.Тукай, әйтерсең лә, үзенең гомере аз икәнен алдан ук сизенгән, й
...
Читать дальше »