Главная | Регистрация | Вход | RSSСреда, 21.11.2018, 04:59

...

Меню сайта
Категории раздела
Мои файлы [13]
татар теле [48]
әдәбият [1]
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

Каталог файлов

Главная » Файлы » татар теле

Укучыларның акыл эшчәнлеге мөстәкыйльлеген формалаштыруда проект технологиясе
[ Скачать с сервера (28.5 Kb) ] 13.09.2016, 14:29
Татарстан Республикасы
Бөгелмә муниципаль районының муниципаль
бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
7 нче гимназия

Укучыларның акыл эшчәнлеге мөстәкыйльлеген формалаштыруда проект технологиясе

Эшне башкардылар:
Камалтдинова Фәридә Гүмәр кызы,
Мөкминова Әлфия Дамир кызы,
I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары

Бөгелмә, 2016 ел
Укучыларның акыл эшчәнлеге мөстәкыйльлеген формалаштыруда проект технологиясе
Без билгеле бер дәрәҗәдә яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, фән-техника өлкәсендә, хезмәттә әледән-әле яңа ачышлар ясала торган заманда яшибез. Үзгәрешләр уку-укыту процессын да урап узмый.
Уку-укыту процессында яңа технологияләр куллану – замана таләбе. Белем бирү өлкәсендә югары сыйфатка ирешү, өйрәнгән теманы җиңел юл белән үзләштерергә ярдәм итү, укучыларның иҗади сәләтен үстерүгә булышу максатыннан, мәгълүмати-компьютер, коммуникатив, иҗади үсеш, уен, проблемалы укыту, сәламәтлекне саклауга юнәлтелгән технологияләрне, системалы-эшлекле якын килү алымнарын кулланабыз.
Укучыларның дөньяны танып белү мөмкинлекләрен, акыл эшчәнлеге мөстәкыйльлеген үстерүдә проектлар методы зур урын алып тора. Проектлар методы балаларны фән белән кызыксынуның яңа юнәлешенә – информацион-коммуникатив технология куллануга тарта.
Проект эше – ул ниндидер идея, фикер өстендә, җентекле планлаштырылып, эзлекле эшләү һәм эш азагында күзгә күренерлек нәтиҗә чыгару, билгеле бер тема буенча информацияне бер схемада күрсәтү.
Бу метод белән оештырылган педагогик процесска түбәндәге сыйфатлар хас: 1. Укучылар эшчәнлеге тормыш тәҗрибәсенә, җәмгыять яшәешенә бәйле проблемаларны хәл итүгә буйсына.
2. Проектлар мүҗбүри рәвештә уңай нәтиҗәләр бирә, ягъни кешегә, җәмгыятькә файда китерә, тискәре нәтиҗәле проектлар эшләнми.
3. Проект темасын билгеләүдә укучының теләге, кызыксыну өлкәсе исәпкә алына. 4. Проект эшләү этаплары һәм нәтиҗә бирү формалары укучылар тарафыннан үзара киңәшләшеп билгеләнә.
5. Проектлау күмәк рәвештә төркемнәрдә алып барыла.
6. Проектлау барышында төркемнәр һәм һәр укучы үз эшчәнлегенә нәтиҗә ясый. 7. Катлаулы мәсьәләләр буенча фикер алышу оештырыла.
8. Проектлау процессы билгеле бер тәртипкә буйсына, ул укучылар тарафыннан төзелә.
Проект эшен башкарганда укучылар өстәмә чыганаклар эзләргә, табылган мәгълүматларны кулланырга өйрәнәләр, аралашу күнекмәләрен үстерәләр, фәнни-тикшеренү күнекмәләрен камилләштерәләр, төркемнәрдә эшләргә өйрәнәләр, аларда җаваплылык хисе, үз-үзенә ышаныч формалаша.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә кулланыла торган проектлар

Татар теле һәм әдәбиятын өйрәнгәндә, түбәндәге төрдәге проектларны кулланып була:
• тикшеренү (хезмәтнең актуальлеген нигезләү, тикшеренүнең максаты әйтү, бурычлар кую, аларны чишү юлларын күрсәтү);
• иҗади (кичә яки бәйрәм үткәрү өчен сценарий төзү, мәкалә язу һ.б.);
• гамәли юнәлешле (һәр укучының, төркемнең бөтен эшчәнлеген яхшы нәтиҗәләргә ирешү максатыннан чыгып планлаштыру);
• мәгълүмати (темага караган мәгълүматларны җыю, аларны катнашучыларга тәкъдим итү, фикер алышу, йомгаклау);
• предметара (берничә предметка нигезләнү).
Проект методы укытучы һәм укучыларның яхшы әзерлеген, сыйныфның һәм иҗади төркемнәрнең үзара килешеп эшләүләрен таләп итә. Проект турында сөйләшүдә катнашып, укытучы да тигез хокуклы фикердәшкә, ярдәмчегә әйләнә. Проектны гамәлгә ашыру барышында укучылар әйләнә-тирәдәгеләр белән уртак тел табып эшләргә, фикерләрен дәлилләргә өйрәнә.
Проект эшчәнлегенең бурычлары:
- укучыларда интеллектуаль һәм гомумхезмәт белемнәрен булдыру, аларның хезмәт нәтиҗәләрен күз алдына китереп эшләрлек күнегүләр белән тәэмин итү;
- иҗади фикерләү, мөстәкыйльлек һәм башлап эш итү сәләтен үстерү.

Укучыларны проект эшчәнлегенә өйрәтү

Проектның темасын укучылар мөстәкыйль рәвештә яки укытучы кушуы буенча сайлыйлар. Проектларны аерым яки иҗади төркемнәрдә эшләргә мөмкин.
Проект буенча эшләү эзлекле алып барыла.
1. Әзерлек этабы:
а) тема сайлау;
ә) күләмен билгеләү;
б) укытучы белән бергә эш планы төзү;
2. Проектны төзү этабы:
а) план буенча эш башкару;
ә) чыганаклар белән эшләү, күргәзмә материаллар туплау.
3. Проектны тормышка ашыру этабы (эшне төгәлләү һәм тикшерү).
4. Йомгаклау этабы (проектны яклау, башкаларны хезмәт нәтиҗәләре белән таныштыру).
Безнең гимназиядә атнаның билгеле бер көннәрендә фәнне авыр үзләштерүче укучылар белән аерым һәм сәләтле балалар белән аерым эшләү юнәлешләре алып барыла. Сәләтле балалар белән эшләгәндә проект технологиясенең тикшеренү (хезмәтнең актуальлеген нигезләү, тикшеренүнең максаты әйтү, бурычлар кую, аларны чишү юлларын күрсәтү); иҗади (кичә яки бәйрәм үткәрү өчен сценарий төзү, мәкалә язу һ.б.) төрләрен кулланабыз. Төрле фәнни-гамәли конференцияләргә әзерлек эшләре алып барабыз. Әзерлек этабында тема сайлыйбыз, эшнең күләмен билгелибез һәм план төзибез. Проектны төзү этабында укучыларны өч төркемгә бүләбез һәм план буенча эшне башлыйбыз. Һәрбер төркемнең үз җитәкчесе бар. Җитәкчеләргә исә тагын да көчлерәк, сәләтлерәк балалар алынды. Алар үз төркемнәре белән идарә итәләр, белемнәрен бәялиләр, кирәк вакытта ярдәм кулы сузалар. Болай эшләгәндә, балаларның сәләтләре күбрәк ачыла, үзләрен иркен тоталар, шәхес итеп сизәләр, үзләрендә күбрәк гомумкешелек сыйфатларын тәрбиялиләр. Һәр өч төркемгә сәләтләрен, шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып биремнәр бирелде.
Беренче төркем китапханәдән материал туплый. Икенче төркем интернет чыганаклары белән эшли. Өченче төркем күргәзмә материаллар туплый. Проектны тормышка ашыру этабында җыелган материалларны бергә туплап, эшне төгәллибез һәм тикшерәбез. Йомгаклау этабында проект эшен яклап, мәктәп күләмендә чыгыш ясыйлар, башкаларны хезмәт нәтиҗәләре белән таныштыралар. Проект уңышлы дип табылса, шәһәркүләм һәм республикакүләм фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашабыз.
Шундыйлардан “Чал тарихлы Бөгелмә”(2013 ел), “Т.Миңнуллин иҗатында М.Җәлил образы” (2014 ел), “Т.Миңнуллин публицистикасында авыл темасы” (2015 ел) эшләрен мисалга китерергә була. Беренче ике эш, республика күләмендә катнашып, Җиңүче дипломына ия булды. Ә 10 сыйныф укучысы Шәрипов Айдар, Казан шәһәренең 12 нче гимназиясендә үткәрелгән Т.Миңнуллин иҗатына багышланган II республикакүләм фәнни-гамәли конференциядә катнашып, III дәрәҗәдәге дипломга лаек булды.
Проект эшенең темасын сайлаганда бүгенге көн өчен актуаль булган темаларны алырга тырышабыз.
Төрле сыйныф укучылары белән буклетлар ясыйбыз. Шундый буклетларны Муса Җәлилнең 110 еллыгы уңаеннан 3 сыйныф укучылары белән эшләдек. Хәзерге көндә 5-7нче сыйныфлар катнашында бөек шагыйребез Г.Тукайның 130 еллыгына буклетлар төзү белән шөгыльләнәбез.
Проектларның фәнни яктан әһәмияте: проектта күтәрелгән темаларга кызыксыну уяту.
Проектларның практик әһәмияте һәм яңалыгы: укучыларга һәм укытучыларга, кулланма өчен материал була алуында.
Проект буенча эшләү этаплары Максат Бурычлар Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге
Әзерлек этабы Укучыларны проект эшчәнлегенә әзерләү - проектның темасын, максатын һәм проблемасын билгеләү;
- проблеманың әһәмиятен нигезләү;
- проект өстендә эшләү өчен укучыларны, шәхси теләкләрне искә алып, төркемнәргә бүлү Тема сайлый һәм укучыларга тәкъдим итә;
укучыларга проектның проблемасын, сюжетын, максат һәм бурычларын билгеләргә ярдәм итә; укучыларда кызыксыну уята; куелган максатларны тормышка ашыру юлларын эзләшә; кирәкле белем һәм күнекмәләр бирә Укытучы белән берлектә теманың актуальлеген билгелиләр; өстәмә мәгълүмат алалар; төркемнәрдә максатка ирешү ресурсларын барлыйлар, куелган максатны тормышка ашыру алымнарын билгелиләр

Эшчәнлекне планлаштыру Анык гамәлләрен, нәтиҗәләрен, вакытын һәм җаваплы кешеләрен билгеләү Хәбәр чыганакларын билгеләү; аны җыю һәм туплау; алымнарын барлау; төркемнәрдә вазифаларны бүлү Укучыларга эш юнәлеше күрсәтә; җыелган мәгълүматны туплау һәм эшкәртүнең төрле ысулларын тәкъдим итә; төркемнәрдә рольләрне бүлүдә ярдәм итә, проектның нәтиҗәләрен күрсәтү формаларын уйлаша Мәгълүмат эзлиләр, җыялар, тәртипкә китереп анализлыйлар, эшне планлаштыралар; киләчәк нәтиҗәне презентацияләү формасын һәм алымын сайлыйлар; әзерлек һәм планлаштыру этабына үзбәя бирәләр
Проблеманы чишү эшчәнлеге Проектны эшкәртү Укучыларның төркемнәрдә үзаллы эшләре; башкарылган эшләр буенча фикер алышу Күзәтә, киңәш бирә, эшчәнлекне җитәкли, укучыларда туган сорауларга җавап бирә, техник куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүне тикшерә Планлаштырган эшләрне үзаллы башкаралар, кирәк чакта укытучы белән киңәшәләр
Проектны тормышка ашыру Эшне төгәлләү һәм тикшерү Анализ юлы белән табылган мәгълүматларны бер бөтенгә берләштерү. Күзәтә, киңәш бирә, анализ ясауда дөрес юнәлеш күрсәтә, укучыларны уңышка дәртләндерә Проектны бизиләр, күмәк эшчәнлектә үзләре башкарган эшкә анализ ясыйлар, үз рольләрен бәялиләр, уңышларын һәм кимчелекле якларын ачыклыйлар; нәтиҗә чыгаралар
Проект яклау Материалларны, нәтиҗәләрне күрсәтү Презентация материалларын әзерләү, чыгыш әзерләү Презентацияне оештыра, портфолио әзерләүдә булыша, укучылар белән проект яклауны кабатлый; эксперт роленә керә, отчет кабул итә, нәтиҗә чыгара, бәяли Проектны яклау формасын сайлыйлар, презентация әзерлиләр, портфолионы тутыруны дәвам итәләр, башкаларны эш нәтиҗәләре белән таныштыралар, сорауларга җавап бирәләр
Проект эшчәнлегенең нәтиҗәләрен бәяләү этабы Проект эшчәнлегенң нәтиҗәләрен бәяләү Проектның нәтиҗәләрен күмәк тикшерү, проект эшчәнлегенә үзанализ Укучыларның башкарган эшләрен, мөмкинлекләрен бәяли Эшчәнлекләренә үзбәя бирәләр
Категория: татар теле | Добавил: АльфияДамировна
Просмотров: 353 | Загрузок: 76 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Поиск
Друзья сайта
Наш сертификат
Наши награды
Belem.ru

Copyright MyCorp © 2018