Минем хыялым .
Хыялым яши күңелләрдә генә
Кулларым сузыла күкләргә...
И.Сафиуллин
Һәрбер кешенең үз хыялы була,шуңа ул омтыла ,чынга ашсын өчен күп көч куя. Минем дә зур хыялым бар.Мин бөек, танылган спортсмен булырга телим . Шуның өчен көн саен спорт белән шөгылләнәм , көч җыям. Минем бу хыялыма ирешүне гаиләм дә, дусларым да хуплый, ярдәм итәргә тырыша.
Хәзерге вакытта минем яраткан спорт төрем- волейбол . Танылган волейболистларның тормышы , иҗат юлы белән кызыксынам .Яраткан командаларның берсе – Зенит.Алар кебек булырга тырышам.Универсиада һәм олимпиадада катнашкан безнең Рәсәй командалары өчен тавыш бирәм.
Күптән түгел без үзебезнең команда белән Түбән Камага ярышка бардык.Анда өч уенда катнашып, икенче почетлы урынга лаек булдык.Көчле биш команда арасында без үзебезне горур тоттык.Бик шатланыштык.Тренерыбыз безне мактады, горурланды.
Мин команда капитаны . Без тагын да җиңүләргә омтылабыз.Зенит кебек көчле, горур, бер-беребезгә терәк булырга тырышабыз.
Киләчәктә мин бөек, атаклы Рәсәй чемпионы былырга телим . Олимпиада һәм универсиадаларда катнашасым килә. Минем белән әти-әнием, якыннарым, укытучыларым һәм тренерларым горурланыр дип уйлыйм.
Хыялым чынга ашсын иде!
|