Главная | Регистрация | Вход | RSSПятница, 29.03.2024, 17:00

...

Меню сайта
Мини-чат
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

Блог

Главная » 2015 » Март » 4 » Галимова Лилиянең шигырьләре
14:15
Галимова Лилиянең шигырьләре

Гали кушыла сүзгә.

Нил белән Вил сөйләшә

Нинди билге алганын.

Ә Гали тыңлап тора.

Эшнең кая барганын.

Нил сөенгән, шатланган:

Ул ике “бишле” алган.

Вил кызарган, Вилгә бит

“Икеле” генә калган.

Гали кушыла сүзгә

Өч яше тула көзгә.

“Кайчан укырга барырмын,

Ничек бишле алырмын.”

                        2014нче ел

 

Тукай исән җырыбызда.

Тукай! Тукай!

Синең моңың, җырың

Дәрья булып тулып ташыган.

Эх! Мин шуның бер дулкыны булсам,

Гомер ярларында ярсысам ...

Туган аең җанга илҺам сала.

Гөрләвекләр җырлап торганга,

Сабый чактан, ялгыз ятимлектән

Шул кадәрле моңлы булганга.

Туган телең исән каныбызда,

Шүрәлеңне күрәм төшләремдә.

Тугры Тукай, синең туган көнең

Маяк булып янсын эшләремдә!

                             2014нче ел

 

                 Ак бураннар

Яңа пешкән тәмле күмәч исен

Ак бураннар кырга ташыйлар.

Кышка кердең исә ак бураннар,

Калач исен тоеп ярсыйлар.

Яңа гына пешкән күмәч исен,

Ак бураннар кырга тарата.

Авылым ямен тәмен тоеп яши,

Һәрбер сабый безнең тарафта.

Ак бураннар дулкын-дулкын булып,

Тибрәлгәндә иркен кырларда,

Март бураны сабый бала кебек,

Әй тотынды үксеп еларга.

                                         2015нче ел

 

Просмотров: 524 | Добавил: gulshat | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Поиск
Календарь
«  Март 2015  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Друзья сайта
Наш сертификат
Наши награды
Belem.ru

Copyright MyCorp © 2024